Зәй офыклары

Фаит Фазыл улы Сәетовка 19 декабрьдә 85 яшь тула

Әхмәт авылында гомер итүче Фаит Фазыл улы Сәетовка 19 декабрьдә 85 яшь тула. Кадерле бабабыз, әткәебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Бүгенге көндә син безнең киңәшчебез, терәгебез, туган йортыбызның учагын сүндерми саклаучы, туганнарыңны, балаларыңны, оныкларыңны җыйнап торучы хөрмәтле кешебез. Тормыш баскычларыннан менгәндә, авырлыклар шактый сынаса да, син бирешмәдең....

Әхмәт авылында гомер итүче Фаит Фазыл улы Сәетовка 19 декабрьдә 85 яшь тула.

Кадерле бабабыз, әткәебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Бүгенге көндә син безнең киңәшчебез, терәгебез, туган йортыбызның учагын сүндерми саклаучы, туганнарыңны, балаларыңны, оныкларыңны җыйнап торучы хөрмәтле кешебез. Тормыш баскычларыннан менгәндә, авырлыклар шактый сынаса да, син бирешмәдең. Без синең һәр кешенең хәленә кереп, һәммәсенә ярдәм кулы сузуыңа, миһербанлы булуыңа сокланабыз.

Әтиебез, кайгы-хәсрәт күрмичә, сау-сәламәт булып, авырлыкларга бирешмичә, безне шатландырып озак яшә әле. Бу дөньяда синең барлыгыңны тоеп яшәү - безнең өчен зур бәхет. Моң чишмәң саекмасын, гармуннарыңда көйләр яңгырап торсын! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!

Маңгаеңда сырлар - үткән еллар,

Борчуларың эзе - ак чәчең.

Барлык балаң сиңа рәхмәт әйтә,

Котлы булсын 85 яшең.

Кыш-яз арты җәйләр килә,

Җәйләр белән Сабантуйлары.

Шул чагында тальян моңнарың

Уятырлар тургай җырларын.

Кабатлансын ел да синең бәйрәм,

Һәр туар көн гомер өстәсен.

Ходай безгә туган йортыбызда

Сине күрү бәхетен өзмәсен.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: