Зәй офыклары

Габделхак Сәхаби улы Садретдиновка 10 декабрьдә 75 яшь тула

Бура-Киртә авылында яшәүче әтиебез Габделхак Сәхаби улы Садретдиновка 10 декабрьдә 75 яшь тула, шулай ук әниебез Нәкыя Вәлиулла кызының да тиздән - 10 гыйнварда 75 яшьлек юбилее. Кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмнәрегез белән котлап, бәхетле картлык, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек телибез. Әти-әниебез 47 ел бергә матур тату гомер кичерәләр. Икесе...

Бура-Киртә авылында яшәүче әтиебез Габделхак Сәхаби улы Садретдиновка 10 декабрьдә 75 яшь тула, шулай ук әниебез Нәкыя Вәлиулла кызының да тиздән - 10 гыйнварда 75 яшьлек юбилее.

Кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмнәрегез белән котлап, бәхетле картлык, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек телибез. Әти-әниебез 47 ел бергә матур тату гомер кичерәләр. Икесе дә терлекчелек тармагында тырыш хезмәт куйдылар. Бүгенге көндә без бәхетле, чөнки теләгән вакытта кайтып керергә туган йортыбыз, ныклы нигезебез, безне сагынып көтеп торучы, озатып калучы әти-әниебез бар. Киләчәктә дә балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, аларга сөенеп, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын.

Сезнең тормыш юлларында

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

Гади, сабыр, олы җанлы бит сез,

Кылганнарыгыз бары изгелек.

Муллык белән үтсен һәрбер көнегез,

Бәхетләрегез булсын гомерлек.

Гомерегез озын булсын,

Имин булсын дөнья-йортыгыз.

Беркайчан да сүрелмәсен иде

Учакларда янган утыгыз.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, кодагыегыз исеменнән кызыгыз Әлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: