Зәй офыклары

Галина Филипповна Асаповага 2 гыйнварда 50 яшь тула

Керәшен Мәлеме авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Галина Филипповна Асаповага 2 гыйнварда 50 яшь тула. Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине ихластан олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыбызның...

Керәшен Мәлеме авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Галина Филипповна Асаповага 2 гыйнварда 50 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине ихластан олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыбызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Алдгы көндә дә пар канатлы булып, әтиебез белән балалар, оныклар игелеген күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыбызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Яшә син һәрвакыт елмаеп,

Борчулар кермәсен күңелгә.

Бәхетең кояшы нур сипсен

Сүрелми гомергә, гомергә.

Иң изге теләкләр белән ирең Петр, балаларың Илья, Ирина, киленең Татьяна, киявең Руслан, оныкларың Сафия, Егор, Руфина, Салават.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: