Зәй офыклары

Гасим улы Әюповка 14 гыйнварда - 65 яшь

Сармашбаш авылында гомер итүче Миргарифан Гасим улы Әюповка 14 гыйнварда 65 яшь тула. Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безгә зур терәк, олы киңәшче, йортыбызның яме булып яшибез. Ходай сине саулык-сәламәтлектән аермасын. Киләчәктә дә әниебез белән пар канатлар булып, һәр туар таңга куанып, гаилә...

Сармашбаш авылында гомер итүче Миргарифан Гасим улы Әюповка 14 гыйнварда 65 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безгә зур терәк, олы киңәшче, йортыбызның яме булып яшибез. Ходай сине саулык-сәламәтлектән аермасын. Киләчәктә дә әниебез белән пар канатлар булып, һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә, балалар, оныклар игелеген күреп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.

Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Исән-сау бул, Ходай сиңа

Гомер бирсен, бирсен сабырлык.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Ә бәхетең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез, кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: