Зәй офыклары

Гөлсем Исхак кызы Рамазановага 1 гыйнварда 55 яшь тула

Зәй шәһәрендә яшәүче Гөлсем Исхак кызы Рамазановага 1 гыйнварда 55 яшь тула. Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, күңел күтәренкелеге, бәхет-сәгадәт, шатлык-куанычлар телибез. Син безгә зур терәк, олы киңәшче, йортыбызның яме булып яшисең. Киләчәктә дә тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен,...

Зәй шәһәрендә яшәүче Гөлсем Исхак кызы Рамазановага 1 гыйнварда 55 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, күңел күтәренкелеге, бәхет-сәгадәт, шатлык-куанычлар телибез. Син безгә зур терәк, олы киңәшче, йортыбызның яме булып яшисең. Киләчәктә дә тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен, күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң барсын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине.

Котлы булсын туган көнең,

Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзең

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,

Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый матурлыкка

Тагын матур бер ямь өстәргә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наил, улларың Илнур, Рөстәм, киленнәрең Эльвира, Ольга, оныкларың Аделина, Сабина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: