Зәй офыклары

ГОМЕР БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН!

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Алексей Александрович Солдаевка 2 апрельдә 65 яшь тула. Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син бервакытта да зарлануны, уфтануны белмисең. Гаиләдә уңган-булган ир, балаларыңа мәрхәмәтле ата, оныкларыңа сөекле һәм яраткан бабай син. Киләчәктә дә тормыштан тәм табып, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп...

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Алексей Александрович Солдаевка 2 апрельдә 65 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син бервакытта да зарлануны, уфтануны белмисең. Гаиләдә уңган-булган ир, балаларыңа мәрхәмәтле ата, оныкларыңа сөекле һәм яраткан бабай син. Киләчәктә дә тормыштан тәм табып, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын. Өебез бусагасыннан бәла-каза кермәсен, әниебез белән бергә гөрләшеп, җан тынычлыгында, сәламәт булып, һәр аткан таңга сөенеп, тигезлектә-муллыкта озын гомер кичерергә язсын Ходай.

Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Әти, гомереңдә hәрчак

Безгә үрнәк булып яшәдең.

Безнең өчен олы бәхет бит ул -

Сәламәт hәм имин яшәвең.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: