Зәй офыклары

Әтиебез Габденур Зиннур улы ДӘҮЛӘТШИНГА 23 октябрьдә 60 яшь тула, ә сөекле әниебез Зәлия Мөнәвир кызының 18 октябрьдә туган көне

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез Габденур Зиннур улы Дәүләтшинга 23 октябрьдә 60 яшь тула, ә сөекле әниебез Зәлия Мөнәвир кызының 18 октябрьдә туган көне. Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып, күңелен юатасың. Син...

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез Габденур Зиннур улы Дәүләтшинга 23 октябрьдә 60 яшь тула, ә сөекле әниебез Зәлия Мөнәвир кызының 18 октябрьдә туган көне.

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып, күңелен юатасың. Син яхшы тормыш иптәше, әти дә, туган да. Сиңа бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, сәламәтлек телибез.

Газиз әниебез, әбиебез! Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле һәм яшь булып кал. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын булсын.

Бу көннәрдә кадерлеләребезнең бергә гаилә корып яши башлауларына 35 ел тулды. Әти-әниебез, сезне күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып торасыз. Янәшәбездә сезнең кебек әти-әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны ихлас яратып, бер-берегез йөрәгенә яшәү дәрте өстәп, матур гомер кичерегез. Шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә.

Безнең күңелләрне куандырып,

Парлы булып, матур торыгыз.

Якты маягыбыз булып балкып,

Җылы кояшыбыз булыгыз.

Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын,

Гөрләп торсын иде нигезебез.

Сагынып көтсен иде безне газиз әти,

Өзелеп көтсен газиз әниебез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: