Зәй офыклары

Күркәм юбилеең белән!

Түбән Биш авылында яшәүче кадерле туганыбыз, киленебез Роза Тихоновна Таймасованы чын күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз. Син тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып, күңелен юатасың. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холык-лы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый...

Түбән Биш авылында яшәүче кадерле туганыбыз, киленебез Роза Тихоновна Таймасованы чын күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Син тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып, күңелен юатасың. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холык-лы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле һәм яшь булып кал. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның игелекләрен генә күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын булсын. Гаиләгез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Бүгенгедәй матур, көләч булып,

Нык-нык басып җирдә яшә син.

Озак еллар сау-сәламәт булып,

Яшен булып күкрәп яшьнә син!

Иң изге теләкләр белән туганнарың Халидә-Мөбарәкҗан, Фәнил-Римма, Фәридә-Валентин,балалар. Бу теләкләргә әти белән әни дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: