Зәй офыклары

Мансур Мәгъсүмҗан улы Ахуновка 2 гыйнварда 55 яшь тула

Югары Шепкә авылында яшәүче Мансур Мәгъсүмҗан улы Ахуновка 2 гыйнварда 55 яшь тула. Кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әниебез белән озын-озак тигез гомер итүегезне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң...

Югары Шепкә авылында яшәүче Мансур Мәгъсүмҗан улы Ахуновка 2 гыйнварда 55 яшь тула.

Кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әниебез белән озын-озак тигез гомер итүегезне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыбызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Безнең өчен һәрчак кадерле син,

Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Иң изге теләкләр белән кызың Дания, киявең Рөстәм, оныгың Адилә. Безнең теләкләргә әниебез, барлык балаларың, оныкларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: