Зәй офыклары

Мөсләхетдин Хәким улы һәм әниебез Гөлчирә Нәгыйм кызы Усмановларны

Түбән Лоҗы авылында гомер итүче кадерле кешеләребез - әтиебез Мөсләхетдин Хәким улы һәм әниебез Гөлчирә Нәгыйм кызы Усмановларны олы бәйрәмнәре - бергә гомер итүләренә 45 ел тулу - зәңгәр якут туйлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Якын кешеләребезгә күңелебездәге иң саф, иң матур теләкләребезне - озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге...

Түбән Лоҗы авылында гомер итүче кадерле кешеләребез - әтиебез Мөсләхетдин Хәким улы һәм әниебез Гөлчирә Нәгыйм кызы Усмановларны олы бәйрәмнәре - бергә гомер итүләренә 45 ел тулу - зәңгәр якут туйлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Якын кешеләребезгә күңелебездәге иң саф, иң матур теләкләребезне - озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм балалары, оныкларының игелеген күреп, шатланып яшәүләрен телибез.

Кырык биш ел бергә - матур гомер,

Уйламагыз киләчәк картлыкны.

Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,

Калган гомерегез үтсен шатлыкта.

Рәхмәт сезгә, мең-мең рәхмәт,

Һәрчакта булдыгыз түземле.

Сәламәт булыгыз, кайгы күрмәгез,

Ходай олыласын үзегезне.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы иң матур сүзләрнең

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Назлар өчен сезне җилләр исә,

Күрер өчен сезне таң ата.

Ходай үзе сезне бер-берегезгә

Матур парлар итеп яраткан.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән улыгыз Ришат, киленегез Вера,

оныкларыгыз Айдар, Айсылу, Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: