Зәй офыклары

Радик Салих улы ДӘҮЛӘТШИННЫҢ 24 октябрьдә туган көне

Кадер авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле кешебез - әтиебез Радик Салих улы Дәүләтшинның 24 октябрьдә туган көне. Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 55 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер....

Кадер авылында гомер итүче безнең өчен иң кадерле кешебез - әтиебез Радик Салих улы Дәүләтшинның 24 октябрьдә туган көне.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 55 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны табып, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез.

Сезнең без - өч балага тормыш бүләк итеп, бергә гомер итүегезгә быел 30 ел булды. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сезгә!

55 яшь ул - әллә ни күп түгел,

Тырыш, әйдә, йөзгә җитәргә.

Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән

Бергә-бергә гомер итәргә.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Сез булганда без бәхетле,

Сезнең белән якты көнебез.

Безнең белән сез дә бәхетле булыгыз,

Сезгә озын-озак гомер телибез.

Изге теләкләр белән балаларың Раил-Лилия, Рузилә-Динар, Ринас, кадерле оныкларың Артур, Айсель, Рамина. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Рамилә дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: