Зәй офыклары

Сапфир туегыз белән!

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Владимир Герасимович белән Нурисә Хәбибулла кызы Тимофеевларның бергә гаилә корып яшәүләренә 22 мартта 45 ел тула. Кадерле әти-әниебез, сезне чын күңелебездән сапфир туегыз белән котлыйбыз. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып торасыз. Янәшәбездә сезнең кебек әти-әниебез булу...

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Владимир Герасимович белән Нурисә Хәбибулла кызы Тимофеевларның бергә гаилә корып яшәүләренә 22 мартта 45 ел тула.

Кадерле әти-әниебез, сезне чын күңелебездән сапфир туегыз белән котлыйбыз. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып торасыз. Янәшәбездә сезнең кебек әти-әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны ихлас яратып, бер-берегез йөрәгенә яшәү дәрте өстәп, матур гомер кичерегез. Шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Бүгенге матур тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә.

Безнең күңелләрне куандырып,

Парлы булып, матур торыгыз.

Якты маягыбыз булып балкып,

Җылы кояшыбыз булыгыз.

Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын,

Гөрләп торсын иде нигезебез.

Сагынып көтсен иде безне газиз әти,

Өзелеп көтсен газиз әниебез.

Иң изге теләкләр белән кызыгыз Ләйсән, киявегез Рөстәм, оныгыгыз Айнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: