Зәй офыклары

Гомер бәйрәмегез - юбилеегыз белән!

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Анна Николаевна Минееваны гомер бәйрәме - 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Үзебез әни булгач, баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык. Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң, без – һәммәбез дә балалар. Безнең дә газиз, иң кадерле, иң сабыр кешебез – әниебез бар. Безнең әниебез, әбиебез - Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, шунда гомер итүче Анна Николаевна Минеева.

Ул – безнең өчен бердәнбер иң кадерле олы зат. Әниебез 43 яшендә тол калып, безне – биш баланы үстергән, аякка бастырган, башлы-күзле иткән, борчылган, күпме куанычлар, бәхет кичергән. Ул – һәркөнгә күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклы таяныч булучы үрнәк кеше. Әниебез – барлык туганнарны, балаларны, кияүләрне, киленнәрне, оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Ул авыл халкының, күрше-күләннең хөрмәтен яулап,  матур тормышта яшәүче гап-гади хатын-кыз.  Әниебез, әбиебезнең бу көннәрдә гомер бәйрәме – аңа  26 сентябрьдә 80 яшь тулды.  Кадерле, газиз кешебезне олы юбилее белән чын күңелебездән котлап, теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын гына юллыйбыз.

Әниебез!

Күз нурыңны бирдең безнең өчен

Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап

Безнең өчен бәхет син булгач.

Изгелекнең саф өлгесе булып

Син торасың, әни, тормышта.

Әни, диеп дәшәр кешең булгач,

Рәхмәтлебез шушы язмышка.

Рәхмәт, әни, тормыш бирүеңә,

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы кеше булуыңа.

Иң изге теләкләр белән улларың, кызың, кияү-киленнәрең, 11 оныгың, 8 оныкчыгың.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: