Зәй офыклары

Светлана Михайловна Журавлеваның юбилее

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Светлана Михайловна Журавлеваның 1 гыйнварда 50 яшьлек юбилее. Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Әни, син безнең өчен иң кадерле кеше....

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Светлана Михайловна Журавлеваның 1 гыйнварда 50 яшьлек юбилее.

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Әни, син безнең өчен иң кадерле кеше. Бар туганнарны, улың hәм киленеңне, кызың hәм киявеңне, өч оныгыңны бер түгәрәк өстәл янында туплыйсың. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Гомереңнең һәр мизгеле сиңа шатлык алып килсен. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!

Гаиләбез ныклы булсын өчен

Синең җылы, синең наз кирәк.

Синдә генә, бары синдә генә

Барысын сыйдыручы зур йөрәк.

Гомерләрең озын булсын синең,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә, безнең өчен җирдә

Син иң изге һәм иң кадерле.

Иң изге теләкләр белән кызың Эльвира- киявең Илназ, улың Эдуард-киленең Анжела, оныкларың Кирилл, Эльвина, Ильдан. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: