Зәй офыклары

Тәбрик итәбез!

Дүрт-Мунча авылында гомер итүче хезмәттәшебез Рая Григорьевна Вәлиеваны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Еллар артыннан еллар сизелмичә дә узып бара. Инде менә бүген якын хезмәттәшебез Рая да үзенең алтын баскычына менде. Бүген сиңа иң изге теләкләребезне телибез. Фирдүс белән бергәләп корган оягызның җылысын саклап, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен һәм игелеген...

Дүрт-Мунча авылында гомер итүче хезмәттәшебез Рая Григорьевна Вәлиеваны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.

Еллар артыннан еллар сизелмичә дә узып бара. Инде менә бүген якын хезмәттәшебез Рая да үзенең алтын баскычына менде. Бүген сиңа иң изге теләкләребезне телибез. Фирдүс белән бергәләп корган оягызның җылысын саклап, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен һәм игелеген күреп, иминлектә яшәргә язсын. Саулыгыгыз нык, бергә атлар юлларыгыз озын, бәхет касәгез тулы, йортыгыз бәрәкәтле булсын!

50 яшь - ул гомернең иң матур чагы,

Әле алда - таңнар, офыклар.

Алда көтә әле зур планнар,

Үстерәсе нәни оныклар!

Таң нурлары кебек йортыгызга,

Ак бәхетләр генә сибелсен.

Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,

Куанычлар белән яшәгез.

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: