Зәй офыклары

Вазыйх Хәмидулла улы Хәмидуллинга - 75!

Имәнлебаш авылында яшәүче Вазыйх Хәмидулла улы Хәмидуллинга 1 гыйнварда 75 яшь тула. Кадерле кешебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа бары тик шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр, ныклы сәламәтлек телибез. Алга таба да исән-сау булып, бәхетле картлыкта, тигезлектә, хәерле гомер кичерергә язсын сиңа. Акрынлап кына дин юлына кереп барасың,...

Имәнлебаш авылында яшәүче Вазыйх Хәмидулла улы Хәмидуллинга 1 гыйнварда 75 яшь тула.

Кадерле кешебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа бары тик шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр, ныклы сәламәтлек телибез. Алга таба да исән-сау булып, бәхетле картлыкта, тигезлектә, хәерле гомер кичерергә язсын сиңа. Акрынлап кына дин юлына кереп барасың, гомерең ахырына кадәр ислам дине йолалары буенча яшәргә насыйп булсын. Әле безне сөендереп, озак еллар исән-сау булып яшәргә Ходай насыйп итсен иде.

Без телибез сиңа һәрвакытта

Яшәү көче, бетмәс егәрлек.

Рухи ныклык бирсен сиңа Ходай

Гомер тауларына менәрлек.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Тормышыңда булсын бәрәкәт.

Олы җаның, изге күңелең өчен

Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миңненур, туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: