Зәй офыклары

ЮБИЛЕЕГЫЗ БЕЛӘН!

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Юрий Александрович Журавлевка 29 мартта 50 яшь тулды. Борчу-шатлыкларны уртак итеп, авырлыклар килгәндә ярдәм итәргә ашыгучы, гаиләбезнең ныклыгын кайгыртып яшәүче кадерле кешебезне матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Син бәхет эзләп чит-ят җирләргә чыгып китмичә, туган авылыңда нигез кордың, тормыш иптәшең Мария белән иңне-иңгә куеп яшисез. Зур...

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Юрий Александрович Журавлевка 29 мартта 50 яшь тулды.

Борчу-шатлыкларны уртак итеп, авырлыклар килгәндә ярдәм итәргә ашыгучы, гаиләбезнең ныклыгын кайгыртып яшәүче кадерле кешебезне матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Син бәхет эзләп чит-ят җирләргә чыгып китмичә, туган авылыңда нигез кордың, тормыш иптәшең Мария белән иңне-иңгә куеп яшисез. Зур тырышлыклар белән табылган мал-мөлкәтегезнең бәрәкәтен, хезмәтеңнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күрергә насыйп булсын. Син киң күңелле, балаларың, барлык туганнарың өчен өзелеп торасың, өегезнең ишеге һәрвакыт ачык, өстәлегез мул ризыклы, йөзегез якты. Тормыш вак-төякләренә бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, булмаганны булдырырга тырышып матур яшисез. Һәр көнгә, гаиләңә, туганнарыңа куанып, балаларыңның игелекләрен генә күреп, тигезлектә, мул тормышта гомер итәргә язсын. Шулай җор телле, кешелекле, мәрхәмәтле булып кал.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Бәхет агачы син безнең өчен,

Сыгыла күрмә искән җилләрдә!

Бергә барыйк иңне-иңгә куеп,

Шатлык тулы якты көннәрдә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, тормыш иптәшең, әти-әниең һәм барлык туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: