Зәй офыклары

Юбилеегыз белән, Роза Михайловна!

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле туганыбыз Роза Михайловна Вәлиеваны чын күңелебездән 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Син табигатьнең сихри аклыкка, пакьлеккә күмелгән иң матур чорында тугансың, шуңа да тыйнак, сабыр холыклы син, изге җанлы, яхшы күңелле, ярдәмчел. Эчкерсез, ихлас, тырыш булуың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел булып калыгыз.Тормышыгызны...

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле туганыбыз Роза Михайловна Вәлиеваны чын күңелебездән 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Син табигатьнең сихри аклыкка, пакьлеккә күмелгән иң матур чорында тугансың, шуңа да тыйнак, сабыр холыклы син, изге җанлы, яхшы күңелле, ярдәмчел. Эчкерсез, ихлас, тырыш булуың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел булып калыгыз.Тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, катуганнарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез. Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы гомер юлдашларың булсын.

Котлы булсын туган көнең,

Күңелеңдә өмет сүнмәсен.

Бәхетле бул! Синең бәхеткә

Беркайчан да күзләр тимәсен.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Иң изге теләкләр белән Сарсаз-Баграж авылында яшәүче туганнарың Михаил, Зина, Евгений, Алена Максимовлар. 62.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: