Зәй офыклары

Юбилей белән котлыйбыз!

Сәвәләй авылында яшәүче Касим Габбас улы Арслановка 12 августта 70 яшь тула. Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Күңел күгең һәрчак аяз, йөзең көләч, саулыгың ныклы булсын. Әниебез белән тигезлектә, бәхетле картлык насыйп итсен иде Ходай. Борчу-мәшәкатьләрсез, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларың, оныкларыңның шатлыкларына куанып яшәвеңне телибез. Туар...

Сәвәләй авылында яшәүче Касим Габбас улы Арслановка 12 августта 70 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Күңел күгең һәрчак аяз, йөзең көләч, саулыгың ныклы булсын. Әниебез белән тигезлектә, бәхетле картлык насыйп итсен иде Ходай. Борчу-мәшәкатьләрсез, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларың, оныкларыңның шатлыкларына куанып яшәвеңне телибез. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер итеп

Яшәвеңне генә телибез.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Тормышыңда булсын бәрәкәт.

Олы җаның, изге күңелең өчен

Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән балаларың

Рәзинә-Василий, Радик-Фәния, Рамил-Миләүшә, Рәсимә-Владимир, Рафис-Раилә, Раил, оныкларың, оныкчыгың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: