Зәй офыклары

Юбилейларыгыз белән!

Бигеш авылында яшәүче игезәк туганнарыбыз Тәскирә Дәүләтшина белән Әския Нуриеваның 20 гыйнварда - 70 яшьлек юбилейлары. Тәскирә белән Әския - икесе дә медицина хезмәткәрләре. Белгечлек алганнан соң Әския - Түбән Кама шәһәрендә, Тәскирә Бигеш участок дәваханәсендә гел бер урында эшләп лаеклы ялга чыктылар. Үз эшләрен яратып, намус белән башкардылар, авыруларга...

Бигеш авылында яшәүче игезәк туганнарыбыз Тәскирә Дәүләтшина белән Әския Нуриеваның 20 гыйнварда - 70 яшьлек юбилейлары.

Тәскирә белән Әския - икесе дә медицина хезмәткәрләре. Белгечлек алганнан соң Әския - Түбән Кама шәһәрендә, Тәскирә Бигеш участок дәваханәсендә гел бер урында эшләп лаеклы ялга чыктылар. Үз эшләрен яратып, намус белән башкардылар, авыруларга ихтирамлы, ярдәмчел булдылар. Әле хәзер дә авыл җирендә чакырып торалар, ярдәм күрсәтергә җиксенмиләр. Шуңа күрә аларны Түбән Кама һәм Бигеш халкы хөрмәт итә. Алар икесе дә туганнар өчен өзелеп торалар, бер-берсенең, абыйларының хәлләрен белешеп, аралашып яшиләр. Ә безнең гаилә өчен алар - зур терәк. Без -картлар еш авырыйбыз, аз гына авырып китсәк тә, Әския белән Тәскирәгә мөрәҗәгать итәбез. Тәскирә Бигеш тә генә яшәгәч, абыйсы Дамир белән минутында килеп җитәләр, тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Башка вакытларда телефон аша хәлләрне белешеп торалар. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә.

Тәскирә, Әския, сезне юбилейларыгыз белән котлап, матур тормыш, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, авырмыйча озак яшәгез.

Иң изге теләкләр белән Кәрәкәстән Гомәровлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: