Зәй офыклары

Зөбәрҗәт Зөфәр кызы Шиһапованың 1 гыйнварда 55 яшьлек юбилее

Югары Мәлем авылында яшәүче Зөбәрҗәт Зөфәр кызы Шиһапованың 1 гыйнварда 55 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине Яңа елның беренче көнендә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең - туган көнең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат...

Югары Мәлем авылында яшәүче Зөбәрҗәт Зөфәр кызы Шиһапованың 1 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине Яңа елның беренче көнендә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең - туган көнең белән тәбриклибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 55 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күп еллар укыган догаларың кабул ителсен!

55 яшь ул - картлыкның уртасы,

Гомер үтте диеп уйлама.

Туганнарың, балаларың янда,

Бәхетле син, апа, дөньяда.

Синең кебек беркем яраталмый,

Оныкларың Дилә, Зиләне.

Синең кебек беркем бирә алмый

Иркәләүне, сөю һәм назны.

Авырлыклар килсә, елмаясың,

Нур чәчә күзләрең көлгәндә.

Беләсеңме, апа, син бит безнең

Терәгебез булдың гомергә.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,

Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

Шуңа сине бары да яраталар,

Дус-ишләрең йөри килгәләп.

Сау-сәламәт булып, 100 яшеңне

Үткәрергә язсын бергәләп.

Изге теләкләр белән сеңелләрең-кияүләрең, энеләрең-киленең, кызларың-киявең, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: