Зәй офыклары

44нче иҗат сезонын ачты

Зәйнең район мәдәният йорты 44нче иҗат сезонын ачу уңаеннан "Без бу дөньяны уйлап тапмаган..." дигән исем астында зур мәдәни чара үткәрде. Анда мәдәният йорты каршында эшләүче түгәрәкләр, аерым башкаручылар үз осталыкларын күрсәтте. "Смайл бэнд" группасы чыгышлары белән башланган тамашаны мәдәният хезмәткәрләре "Район мәдәният йорты тарихы" дигән театрлаштырылган тамаша белән дәвам...

Зәйнең район мәдәният йорты 44нче иҗат сезонын ачу уңаеннан "Без бу дөньяны уйлап тапмаган..." дигән исем астында зур мәдәни чара үткәрде. Анда мәдәният йорты каршында эшләүче түгәрәкләр, аерым башкаручылар үз осталыкларын күрсәтте. "Смайл бэнд" группасы чыгышлары белән башланган тамашаны мәдәният хезмәткәрләре "Район мәдәният йорты тарихы" дигән театрлаштырылган тамаша белән дәвам итте. Марс Гуреев, Николай Бухаров, Игорь Демин, "СМАк" триосы башкаруындагы һәр җырны тамашачы алкышларга күмде. Ә менә "ЮНИТИ" хореография төркеменең (җитәкчесе Миләүшә Кәримова) "Матрос", кече төркемдәгеләрнең "Җен балалары" биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге чара бер сулышта, җылы мөнәсәбәттә бик тиз үтеп китте, тамашачының хәтта таралышасы да килмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: