Зәй офыклары

Ачык һавада күргәзмә

Музей фонды тарихи предметлар белән бергә якташларыбыз китапларының зур коллекциясен дә саклый. Аларны халыкка күрсәтү йөзеннән ачык һавада күргәзмә оештырылды. Ул "Җирдә кала изге эшләре" дип аталды. Зәй җире исемнәре район тарихы белән тыгыз бәйләнгән бик күп талантлы кешеләрне үстергән. Аларның бер өлеше районнан читтә яшәсә, бер төркеме - хезмәт...

Музей фонды тарихи предметлар белән бергә якташларыбыз китапларының зур коллекциясен дә саклый. Аларны халыкка күрсәтү йөзеннән ачык һавада күргәзмә оештырылды. Ул "Җирдә кала изге эшләре" дип аталды.

Зәй җире исемнәре район тарихы белән тыгыз бәйләнгән бик күп талантлы кешеләрне үстергән. Аларның бер өлеше районнан читтә яшәсә, бер төркеме - хезмәт белән иҗатны бергә үреп алып барган, район халкы арасында абруй казанган сәләтле затлар. Аларның әсәрләре, язмалары аша без район, авылларыбыз тарихы, кешеләр язмышы турында беләбез. Мәсәлән, В. Малахов - безнең өчен бик кыйммәтле "Заинская энциклопедия", "Очерки по истории Заинска" китаплары авторы. Педагогик хезмәт ветераны, мәрхүм З. Комарова "Урта Пәнәче", "Мои родники" китапларын бүләк итеп калдырды. Быел арабыздан киткән матбугат ветераны И. Глухов "Якын миңа туган як", "Халкым минем - керәшен" китапларында керәшеннәр белән бәйле бай тарихны чагылдырган. Шулай ук читтә яшәп иҗат иткән һәм итүче башка авторларның бик күп хезмәтләре куелды күргәзмәгә.

Күпләрдә В. Казаковның "Родная деревня" китабы кызыксыну уятты. Китапта төрле тема чагылдырылган. Анда мәхәббәт тә, сугыш чоры да, авыл крестьянының яшәеше, язмышы да бар.

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган И. Куркинның "Записки агронома", "46 лет на посту" китаплары да - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен генә түгел, һәркем өчен файдалы ярдәмлек.

Күргәзмәне караучылар җирле шагыйрьләр Надежда Александрова, Екатерина Морозова, Леонид Мясников, Александр Демидов, Надежда Чепурная шигырьләрен дә укып хозурланды.

Бик күпләргә ошады ачык һавада оештырылган күргәзмә. Аларда китапларны өйгә алып уку теләге дә туды, чөнки кайбер китаплар берәр генә данәдә, аларны башка җирдән табып булмый.

Музей ишекләре һәрвакыт һәркем өчен ачык, без зәйлеләрне якташларыбыз иҗаты белән таныштырырга әзер.

Мария Ишкулова, Алия Мостаева, музей хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: