Зәй офыклары

Агачка җан өрә

Әгәр кешедә иҗади башлангыч - орлык бар икән, ул кайчан да булса шытып чыга, үсә. Моның шулай икәненә туган як тарихын өйрәнү музеенда 12 июльдә ачылган агачтан сыннар ясау остасы Равил Әхәтов эшләреннән торган күргәзмәне караучылар тагын да ныграк инанды. Күргәзмәгә скульпторның күңел халәтен, бөтен осталыгын биреп эшләнгән 42 эше...

Әгәр кешедә иҗади башлангыч - орлык бар икән, ул кайчан да булса шытып чыга, үсә. Моның шулай икәненә туган як тарихын өйрәнү музеенда 12 июльдә ачылган агачтан сыннар ясау остасы Равил Әхәтов эшләреннән торган күргәзмәне караучылар тагын да ныграк инанды. Күргәзмәгә скульпторның күңел халәтен, бөтен осталыгын биреп эшләнгән 42 эше куелды. Әлеге эшләр шәһәрдәшебезнең үз эшенең чын остасы булуы турында сөйли. Ул әлеге сыннар аша үзенең дөньяга карашын, кешеләргә мөнәсәбен чагылдырган. Күргәзмәне караган кеше Равил Әхәтовның агач сырлау остасы гына түгел, ә чын фәлсәфәче, шагыйрь җанлы кеше булуына төшенә.

Күргәзмә ачылган көнне аны карарга теләүчеләрне зал сыйдырып та бетерә алмады. Автор эшләре белән беренчеләрдән булып район җитәкчелеге, рәссамнар В. Хрулев, В. Панов, В. Наймушин, С. Дмитриев, С. Цыганов, якташыбыз, меценат һәм музейга күп кенә экспонатлар бүләк итүче Р. Мартынова танышты. Кунаклар күргәзмәгә куелган эшләр буенча мәгълүматны кызыксынып тыңлады, авторның үзеннән кайбер сорауларга җавап алды, аның эшенә гашыйк кешеләр истәлеккә автографын куйдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: