Зәй офыклары

Агачка җан өрүче

Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда якташ-рәссамнар һәм агачка җан өрүче оста Равил Әхәтов күргәзмәсен халык яратып карады. Равил Әхәтовның агачтан юнып ясалган экспонатлары чаллыларда аеруча кызыксыну тудырды. Чыннан да, Равилнең һәр эше олысы-кечесен тирән уйга чумдыра, хисләндерә. Якташыбыз иҗат эшләреннән күргәзмә Чаллыда икенче мәртәбә оештырыла. Әлмәт, Түбән Кама, Саранск һ.б. шәһәрләрдә...

Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда якташ-рәссамнар һәм агачка җан өрүче оста Равил Әхәтов күргәзмәсен халык яратып карады. Равил Әхәтовның агачтан юнып ясалган экспонатлары чаллыларда аеруча кызыксыну тудырды.

Чыннан да, Равилнең һәр эше олысы-кечесен тирән уйга чумдыра, хисләндерә. Якташыбыз иҗат эшләреннән күргәзмә Чаллыда икенче мәртәбә оештырыла. Әлмәт, Түбән Кама, Саранск һ.б. шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрдән дә халык бихуш калды. Аның эшләре «Рухият» фонды ярдәме белән нәшер ителгән альбом-китапка керде.

Агачны юнып сыннар ясау - катлаулы эш. Башта Равилдә фикер туа, аннан ул агачка кырып гамәлгә ашырыла. Фикереңне түкми-чәчми агачка иңдерү зур тырышлык, осталык сорый. Аның кайсы гына эшен алма, тирән мәгънә салынган. Аларның һәркайсы - кабатланмас сәнгать әсәре.

Төрле зурлыктагы өч капчык алдында калган кеше, кайсын алыйм икән, дип уйлана. "Вакыт" эшендә исә өлкән агай арба тартып уйнаучы балага карап, кая калды микән балачагым, дип уфтана. Ә бер эше ("Мәңгелек двигатель") тагын да тирән мәгънәгә ия. Кеше туа, яши, бакыйлыкка күчә. Тәгәрмәч әнә шулай әйләнә дә әйләнә, әйләнә дә әйләнә: кемнәрдер килә, кемнәрдер китә...

Тукай елы буларак, аның иҗатына да киң мәйдан биргән автор. Гаярь Шүрәле куркып калган, ул уйда. Милли бәйрәмнәрне дә чагылдырырга тырыша оста. Аркасына тәкә салган Сабантуй батыры басып тора. Аның йөзендәге шатлыкны әйтеп бетергесез. Дини темага кагылган эшләре дә уйландыра аның. Әнә бер сын Аллаһка һәрвакыт мактау сүзләре әйтергә, аңа чарасыз калгач кына мөрәҗәгать итмәскә дигәнне аңлата. "Үзеңне табу" эше аеруча сокландыра. Бәхетне саклау кирәклеген иҗаты аша аңлатырга тырыша Равил. Егет белән кыз зур тәгәрмәч өстендә утыра. Тәгәрмәч аз гына селкенсә, тигезлек югалачак, алар аннан егылып төшәчәк. Әлеге эшне караганда, "Аерылмагыз, каерылмагыз, булса да сәбәпләре" дигән җырны көйлисе килә. Нарасыйның яралуын, аның дөньяга килергә ашыгыуын автор үзенчә күрсәтергә тырыша. Сабые тууын көткән көмәнле ханымны ул алиһә, матур итеп күрсәткән. Кыскасы, авторның һәр эшендә уйландырырлык мәгънә ята.

Равил кечкенәдән иҗатка тартыла, рәсем ясый, музыка белән шөгыльләнә. Агачны юнып ясау осталыгы күбрәк була, күрәсең. Ныклап әлеге шөгыльгә кереп китә. Ул аны Аллаһтан килгән сәләт, ди. Башына фикер тууны да аның каяндыр иңүе белән аңлата. Кем белә, бәлки, шуңа кабатланмас сәнгать әсәрләре туадыр...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: