13 декабрьдә балалар музыка мәктәбендә балалр һәм яшьләр арасында "Алтын башак" дип аталган традицион җырчылар конкурсы узачак. Аның максаты - муниципаль районның яңа, талантлы башкаручыларын ачыклау, җыр сәнгатен саклау һәм үстерү, халык иҗатын популярлаштыру, музыка җитәкчеләре, укытучыларның иҗат эшчәнлеген камилләштерү. Конкурс "Вокал-соло" номинациясендә өч төркемендә (кечкенәләр төркеме (6-8 яшь), уртанчылар...
13 декабрьдә балалар музыка мәктәбендә балалр һәм яшьләр арасында "Алтын башак" дип аталган традицион җырчылар конкурсы узачак. Аның максаты - муниципаль районның яңа, талантлы башкаручыларын ачыклау, җыр сәнгатен саклау һәм үстерү, халык иҗатын популярлаштыру, музыка җитәкчеләре, укытучыларның иҗат эшчәнлеген камилләштерү.
Конкурс "Вокал-соло" номинациясендә өч төркемендә (кечкенәләр төркеме (6-8 яшь), уртанчылар төркеме (9-12 яшь) һәм өлкәннәр төркеме (13-16 яшь) уза.
Җырчылар үзләре сайлап төрле характердагы ике әсәр башкарырга тиеш. Җырлар "минус" фонограммасында (CD диск, флеш карта), "тере" музыкага кушылып яисә музыкасыз ("a capella") башкарыла.
Конкурска заявкалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Телефон: 7-00-63, электрон адрес: sdm.zai@tatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев