Мәдәният һәм сәнгать

Ак дөньяны безгә бүләк иттең... (фотолар)

Зәй районы Аксар мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Ак дөньяны безгә бүләк иттең" дип исемләнгән кичә үтте. Кичәне мәдәният хезмәткәрләре Зөһрә Бәхтевәлиева, Лилия Динмөхәммәтова, Илсөяр Насыйбуллина матур итеп алып барды. Һәр чыгышта әниләргә мәдхия укылды. Флүрә Гыйниятова шигырьләре һәм җырлары белән әниләрне сокландырды. Җырчы Фәүзия Миннекәеваның моңлы җырларыннан тамашачылар күзләре...

Зәй районы Аксар мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Ак дөньяны безгә бүләк иттең" дип исемләнгән кичә үтте. Кичәне мәдәният хезмәткәрләре Зөһрә Бәхтевәлиева, Лилия Динмөхәммәтова, Илсөяр Насыйбуллина матур итеп алып барды. Һәр чыгышта әниләргә мәдхия укылды. Флүрә Гыйниятова шигырьләре һәм җырлары белән әниләрне сокландырды. Җырчы Фәүзия Миннекәеваның моңлы җырларыннан тамашачылар күзләре яшьләнде, Гүзәлия Бәдретдинованың җырлары исә күңел кылларына тиярлек булды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Чәй өстәле җирлек Советы булышлыгы белөн оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ак дөньяны безгә бүләк иттең... (фотолар)
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать