Зәй офыклары

Алмалы бәйрәм

Ал. Бистәсендә Урта Спас - Алма Спасы дүртенче ел фольклор бәйрәме буларак оештырыла. Быел да ул ныклы әзерлек, матур, «тәмле» бәйрәм буларак үткәрелде. Православие дине календаренда икенче Спас чиркәү тарафыннан билгеләп үтелүче олы бәйрәмнәрдән санала. Дин тотучылар аны Преображение Господне дип атый. Чөнки бу көнне чиркәүләрдә үтүче келәүләрдә алмалар изгеләндерелә....

Ал. Бистәсендә Урта Спас - Алма Спасы дүртенче ел фольклор бәйрәме буларак оештырыла. Быел да ул ныклы әзерлек, матур, «тәмле» бәйрәм буларак үткәрелде. Православие дине календаренда икенче Спас чиркәү тарафыннан билгеләп үтелүче олы бәйрәмнәрдән санала. Дин тотучылар аны Преображение Господне дип атый. Чөнки бу көнне чиркәүләрдә үтүче келәүләрдә алмалар изгеләндерелә. Беренче Спасны икенче төрле баллы яки юеш Спас дип йөртәләр. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-жыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю белән бәйләнгән. Әйтик, беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сынамышлардан чыгып, әгәр дә башта өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчу отышлы саналган. Әгәр дә инде вак булса, урта срокта яки соң чәчү ягын караганнар. Игенче, җиләккә карап, туфрактагы дым запасын чамалаган. Бу чорда авыл хатыннары урманга кура җиләге җыярга йөриләр. Төрле авыруларга имдару буларак, аның җимешен генә түгел, чәчәген һәм яфрагын да җыялар, шулай итеп, кышка запас туплыйлар. Беренче Спаста шомырт та өлгерә. Ул да күп төрле авырулардан дәва булып тора. Урта Спас ел саен 19 августта башлана. Башкача аны Алма Спасы дип тә атыйлар. Чөнки бу көнне алмага хуш исле тәм керә дип саныйлар. Урта Спаста алманы агачыннан өзеп ашарга ярый. Алманы икенче Спаска кадәр ашау зур гөнаһ булып исәпләнгән. Кыярдан башка нинди дә булса җиләк-җимеш ашау тыелган булган. Соңгы Спас, элгәресеннән соң ун көн узгач, 29 августта билгеләп үтелә. Аны чикләвек Спасы да, диләр. Чөнки бу вакытка чикләвек өлгерә. Арыш уңган елны чикләвек тә күп була. Бу чыннан да шулай. Бәйрәмдә катнашучыларны "Энергетик" Мәдәният сарае хезмәткәрләре җыр, ипи-тоз, тәмле алма пироглары белән каршы алды. Бәйрәм төрле күргәзмәләргә бай иде. Мәсәлән, Анна Куликова быел 90 килограммнан артык кайнатма әзерләгән, ул аларны күргәзмәгә дә алып килгән. Бохарай авылы мәдәният йортында 30 елдан артык эшләүче Валентина Рожаналиева бакчасында иң зур кабак үстергән, виктория җиләгеннән ике мәртәбә уңыш җыеп алган.

- Минем бакчада уннан артык төрдә җиләк-җимеш агачы үсә. Ел саен аларның уңышыннан бик күп кайнатма, как, койка кебек тәм-томнар ясыйм. Алар үземә генә түгел, ә балаларыма да җитә, - ди ул.

- Бәйрәм елдан-ел яңа төсмерләр ала, камилләшә. Бүгенге бәйрәм - ул табигатьне, тормышны сөючеләр бәйрәме. Аннан алган тәэсирләр күңелләрне озак вакыт рухландырсын, - диде башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова. Ал. Бистәсенең "Рябинушка", Бохарай, Иске Тәкмәк, "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәренең чыгышлары күңелләрне күтәрде, аяклар үзеннән-үзе бии башлады. Искетәкмәклеләр җыр-моңга гына түгел, ә җиләк-җимеш, яшелчә үстерүгә дә оста булып чыкты. Марина Ермолаева, Елена Степанова үз авылларының эшмәкәрләре Әкрәм һәм Ольга үстергән карбыз, помидор, кәбестәләрдән менә дигән күргәзмә ясаган. Ул дару үләннәренең күплегенә исең китәрлек. Һәркайсын вакытында һәм белеп ничек әзерләп бетергәннәр! Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре "Ягез әле, әбиләр!" бәйгесе булгандыр. Бәйгедә берсеннән-берсе уңган-булган биш әби катнашты. Сәмига Жулева, Ольга Матвеева, Рәмзия Петрова, Светлана Степанова, Валентина Киселева бәйгенең өч турын да җиңел генә, җырлап кына үтеп, җиңүчеләр булдылар. Аларны әби димәссең, чөнки яшь кызлардай ут өертә әлеге апалар. Албистәлеләр бәйрәмгә җыелган халыкны төрле җиләк-җимеш сулары, борчак боткасы һәм пироглар белән сыйлады. Бәйрәмдә Мәскәүнең беренче каналы алып баручысы Ирина Якушина катнашып, бәйгеләрне, чыгышларны бәяләп барырга булышты. "Рябинушка" рус фольклор ансамблен туган көне белән мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина котлады. Төрле номинацияләрдә җиңгән коллективлар Дипломнар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Дәртле җыр-биюләр караңгы төшкәч тә дәвам итте. Бәйрәмне әкрен генә дискотекага килгән яшьләр дәвам итте. Албистәлеләр бәйрәмне оештырган "Энергетик" Мәдәният сарае директоры Людмила Илларионовага һәм аның коллективына олы рәхмәтләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: