Зәй офыклары

«Алтын башак» яшь талантларны барлады

Балалар иҗатын үстерү өлкәннәрнең аларга игътибарыннан тора. Музыка мәктәбендә үткән "Алтын башак" балалар иҗат фестивале моны тагын бер кат исбатлады. Авыл балалары арасында үткәрелүче фестиваль бишенче тапкыр оештырылып, күркәм традициягә әверелде. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге җырларны башкару осталыгын ансамбльләр чыгышларында бәйләү белән билгеләнде. Фестивальдә 12 авылдан 18 ансамбль катнашты. - Быелгы...

Балалар иҗатын үстерү өлкәннәрнең аларга игътибарыннан тора. Музыка мәктәбендә үткән "Алтын башак" балалар иҗат фестивале моны тагын бер кат исбатлады. Авыл балалары арасында үткәрелүче фестиваль бишенче тапкыр оештырылып, күркәм традициягә әверелде. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге җырларны башкару осталыгын ансамбльләр чыгышларында бәйләү белән билгеләнде. Фестивальдә 12 авылдан 18 ансамбль катнашты.

- Быелгы бәйгене аерым башкаручылар катнашында түгел, нәкъ менә ансамбльләр чыгышларында күрергә тәләдек, балаларның күмәк башкару осталыгын бәяләдек. Талантлы балага җыр өйрәтеп, аны сәхнәдә җырлатуга карый, бу бәйге сәнгать җитәкчесеннән күбрәк эшләүне таләп итүе белән дә үзенчәлекле. Бала ансамбльдә җырлаганда яки дуэт башкарганда, янәшәдәге иптәшен тыңлый белеп, башкару осталыгына ирешергә тиеш. Алдан ук без фестивальдә катнашырга теләүчеләргә бу турыда хәбәр иттек. Һәр иҗат коллективының зур әзерлек белән, хәтта махсус костюмнар тектереп килүе куанычлы, - ди музыка мәктәбе директоры урынбасары Нина Гудошникова.

Бүген музыка мәктәбендә, авыллардан килеп, 13 укучы шөгыльләнә. Кунакларга музыка мәктәбе укытучылары биредә белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерделәр, талантны үстерү мөмкинлеге турында аңлаттылар.

"Алтын башак" фестивален балаларның да, сәнгать җитәкчеләренең дә көтеп алуы күренеп тора. Мәсәлән, Сарсаз-Баграж авылыннан Петр Утяганов кул астында керәшен җырларын матур итеп башкарган "Сандугач" фольклор ансамбле турында аерым сөйләми мөмкин түгел. Кечкенәләр төркеме дә, урта төркем дә чыгышлары җырны театрлаштыруы белән күңелгә керделәр.

- Максатыбыз - үзебезнең керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү. Алар үз тамырларын, халкыбыз мәдәниятен белеп үсәргә тиеш. Фестиваль турында әйткәч, әти-әниләр үз хисапларыннан костюмнар тектертүгә алынды. Шунысы да бар, тегүчебез авылыбызныкы, ә баш киеменә тәңкәләрне һәр әти-әни без белән тишеп тезде, бәйгегә бөтен авыл белән әзерләндек. Җыр өйрәнү генә түгел, чын мәгънәсендә күмәк кул эшенә әйләнде ул, - ди Петр Утяганов, балаларга карап.

Кечкенә Алексей, Нәфис һәм Анастасия укытучы абыйларыннан күзләрен дә алмыйча, ул ым какканны күзәтеп кенә торалар.

Аксардан Фәтхелгаян Әхмәтҗанов җитәкче-легендәге "Тау чишмәсе" кызлар ансамбле дә мактауга лаек, моңа кадәр фестивальдә аерым-аерым катнашкан кызлар, быел беренче тапкыр күмәк башкару осталыгында сыналдылар.

- Без хәзер VIII-IX сыйныфларда укыйбыз, әлеге ансамбльдә өч еллап шөгыльләнәбез. Ансамбль белән чыгыш ясау, аерым-аерым башкаруга карый, ничектер күңеллерәк тә, бер-беребезгә ышангач каушатмый да, - ди «Тау чишмәсе» кызлары.

Аксарлылар курайчылар ансамблен дә сәхнәгә чыгарды. Әлеге иҗат төркеме соңыннан кунак буларак чыгыш ясады.

Фестиваль, балаларның яшьләренә карап, өч төркемгә бүлеп алып барылды. 18 ансамбль составында катнашкан 72 бала шул рәвешле үз мөмкинлекләрен сынап карады. Кечкенәләр төркемендә I дәрәҗә лауреат исемен - «Сандугач» (Сарсаз-Баграж), II - «Цветики - семицветики» (Югары Пәнәче), III дәрәҗә лауреат исемен Чыбыклы дуэты яулады.

Уртанчылар төркемендә I дәрәҗә лауреат исеменә - «Умырзая» (Түбән Биш), II- Поручик авылыннан дуэт һәм «Сылукай» (Бигеш), III дәрәҗә лауреат исеменә - «Сандугач» (Сарсаз-Баграж), «Егетләр» (Түбән Биш), «Колокольчики» (Гүлкин) лаек булды.

Өлкәннәр төркемендә «Тау чишмәсе» (Аксар) II дәрәҗә лауреат булды.

Ә барлык катнашучылар дипломнар һәм мәдәният идарәсеннән татлы Яңа ел бүләкләре алды. Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: