Зәй офыклары

Аның батырлыгыны сокланды

Зәйнең үзәк китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Көрәшкә бирелгән гомер" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Анда нигездә "Надежда", "Вдохновение" клублары әгъзалары катнашты. Алып баручы Людмила Крылова катнашучыларны иң элек шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Аның батырлык, Ватаныбызга, халкына бирелгәнлек үрнәге булган хәрби поэзиясенә аерым игтибар бирелде. "Муса...

Зәйнең үзәк китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Көрәшкә бирелгән гомер" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Анда нигездә "Надежда", "Вдохновение" клублары әгъзалары катнашты.

Алып баручы Людмила Крылова катнашучыларны иң элек шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Аның батырлык, Ватаныбызга, халкына бирелгәнлек үрнәге булган хәрби поэзиясенә аерым игтибар бирелде. "Муса Җәлил" нәфис фильмыннан кадрлар, презентация күрсәтелде, Рафаэль Мостафинның "Герой-шагыйрь эзләреннән" дигән китабыннан өзекләр укылды. Катнашучылар да актив булып, шагыйрьнең "Син ышанма", "Җырларым", "Бүреләр", "Дару" һ.б. шигырьләрен сөйләделәр. Кичә фашист лагерьларындагы тоткыннарга багышланган "Бухенвальд набаты" җыры белән төгәлләнде.

Кичәдә катнашучылар шулай итеп, герой-шагыйрьнең язмышын тагын бер кат күздән кичереп хисләнде, аның батырлыгына сокланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: