Зәй офыклары

Яралы язмышлар

Илебез тарихыннан, ничек кенә теләсәк тә, ачы, авыр елларны сызып ташлап булмый. Туган як тарихын өйрәнү музеенда Сәяси золым корбаннарын искә алу көне уңаеннан ул чорның мизгелләрен чагылдырган кечкенә күргәзмә оештырылды. Сталин репрессияләре... Алар беркемне дә аямый. Милләткә дә, кем булуыңа, яшеңә, бернигә дә карамый... Җинаять кодексының 58нче маддәсендә 14...

Илебез тарихыннан, ничек кенә теләсәк тә, ачы, авыр елларны сызып ташлап булмый. Туган як тарихын өйрәнү музеенда Сәяси золым корбаннарын искә алу көне уңаеннан ул чорның мизгелләрен чагылдырган кечкенә күргәзмә оештырылды. Сталин репрессияләре... Алар беркемне дә аямый. Милләткә дә, кем булуыңа, яшеңә, бернигә дә карамый... Җинаять кодексының 58нче маддәсендә 14 пункт кешегә теләсә нинди җәза бирүгә хокук бирә, хәтта атып үтерүгә кадәр.

Ул елларда татар язучыларының күбесенә "халык дошманы" ярлыгы тагыла. Сөббух Рәфыйков, Гурий Тавлин, Аяз Гыйләҗев шул мәхшәр аша үтә. Ә гади кешеләр күпме була... 30нчы елларда кулак дип табылган гаиләләрне туган якларыннан читкә куалар. Алар иң авыр эшләргә билгеләнә.

Кара-Елга авылыннан Михаил Иванович Инюшевның кызы Анна Цветкова хатирәләреннән: "Минем әтием инвалид (аның бер кулы гына исән иде), гаиләдә җиде бала иде. Өлкәнебез Петяга - 14 яшь, ә иң кечкенәбезгә 6 ай, әле 95 яшьлек әбиебез дә бар иде. Безнең бар әйберебезне - малларыбызны, йортыбызны, икмәгебезне тартып алдылар. Ә аннан соң инвалид әтиебезне кулга алдылар. Аны Бөгелмә төрмәсенә озаттылар, ә безне авылдан куабыз дип кисәттеләр. 1930 елның көзендә коеп яуган яңгыр астында безне авылдан кудылар. Башта Златоуст, ә аннан Чиләбенең күмер шахталары..."(В. Беловның "Очерки из истории Зай-Шешминсого междуречья» китабыннан).

Урта Пәнәче авылыннан авырлы Пелагея Баранованы 1948 елның ноябрендә ирен яклаган өчен 12 елга төрмәгә утырталар. Төрмәдә игезәкләр Коля һәм Валера туа. Бер малайны өйләренә җибәрәләр, ә икенчесе әнисе белән кала. Ике елдан соң Пелагея Сталинның балалы хатыннарны төрмәдән азат итү турында указы чыккач, хәлсезләнгән улы белән туган ягына кайта. (Зинаида Комарованың "Урта Пәнәче" китабыннан).

Кара-Елгадан Михаил Инюшев, Сарсаз-Баграждан Василий Мишаров, Зәйдән Дмитрий Колобов - барысын да санап та бетерелек түгел. Бу куркыныч елларда Татариядә репреессия еллары 200 меңләп кешегә кагыла. Хөкем ителгәннәр, аларның гаиләләре, якыннарының язмышлары... Алар ачы язмышка дучар булган, аларга "халык дошманы" ярлыгы тагылган. Аларны искә алу - безнең гражданлык бурычыбыз.

Светлана Долгова, өлкәнни фәнни хезмәткәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: