Зәй офыклары

“Аулак өй”не карагыз!

Имәнлебаш авылы "Җәүһәр" (элекке "Энҗекәй") татар фольклор ансамбле республикада таныла бара. Әлеге коллектив җәен "Түгәрәк уен" республика фольклор фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайткан иде. Әлеге мәртәбәле чарада төрле буынны үзенә җыйган ансамбль башкару осталыгы, йолаларны саклавы, үзенчәлеге белән күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Күптән түгел ул "Аулак өй" телевизион тапшыруына чакыру...

Имәнлебаш авылы "Җәүһәр" (элекке "Энҗекәй") татар фольклор ансамбле республикада таныла бара. Әлеге коллектив җәен "Түгәрәк уен" республика фольклор фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайткан иде. Әлеге мәртәбәле чарада төрле буынны үзенә җыйган ансамбль башкару осталыгы, йолаларны саклавы, үзенчәлеге белән күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Күптән түгел ул "Аулак өй" телевизион тапшыруына чакыру алып, анда чыгыш ясады.

Чакыру алгач, яшьләрдән битәр ансамбльгә йөрүче әби-апалар - Нурлыбанат Имамиева, Әлфия Салаватова, Зәкия Габдрахимова, Рәзинә Ахуновалар дәррәү хуплап, ризалык белдергәннәр. Ансамбльгә шундый актив апаларның йөрүе - куанычлы, әлбәттә. Яшьләрдән Айсылу Имамиева, Риназ Вәлиуллин, Ләйсән Әхмәтҗанова, Наил Шадыбаев, Рафил Иркәшов - ансамбльнең киләчәге. Урта яшьтәгеләрдән Илгизә Сафиуллина, Нурия Яхина, Фәридә Шадыбаева, Гүзәлия Вәлиева, Рәүфә Гәрәева, Илгиз Әхмәтҗанов - сәнгать җанлы кешеләр, ди ансамбль җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Коллектив элекке авыл өе атрибутлары, әйберләр, көнкүреш кирәк-ярагын төяп, Казанга "Аулак өй" тапшыруына юл тота. Безне тапшыруның режиссеры Венера Иванова, алып баручылар Зөлфәт Зиннуров, Роза Әдиятуллина җылы каршы алды, ди Энҗе. Баксаң, Венера Бигеш авылы кызы икән. Зөлфәтне имәнлебашлыларның элекке сөт аергычы кызыксындырган.

Фольклор коллектив "Аулак өй"не өмәләр, җырлы-биюле уеннар, такмаклар белән баетып, тирән эчтәлекле итеп әзерләгән. Күчтәнәчкә дигән чәкчәк, орлыклы төшләрдән тапшыру төшерүчеләр бик канәгать калган. Бүләккә чигүле алъяпкычлар исә күңелләренә аеруча хуш килгән. Өч буын Әхмәтҗановлар, Имамиевлар, Шадыбаевларның сәхнәдә бергә уйнавы алып баручыларда соклану уяткан. Кыскасы, ансамбль чыгышын һәр буын сәнгать яратучылар үз итә.

Иҗат мәйданында яңа уңышлар, казанышлар сезгә, җәүһәрлеләр! Март ахырында "Аулак өй" тапшыруын карарга онытмагыз, зәйлеләр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: