Зәй офыклары

Авыл кызлары ярышты (фотолар)

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе "Авыл гүзәле" бәйгесе үткәрде. Төп максат авыл җирлекләрендә яшәүче гүзәл затларның уңганлыгын, булганлыгын, тапкырлыгын, актив яшәү рәвешен алып баруын күрсәтү иде. Бәйгедә Бохарайдан Ирина Назарова, Ал. Бистәсеннән Людмила Горваль, Якты Күлдән Татьяна Әхмәтова, Карманнан Рамилә Мөхәтимова, Чыбыклыдан Әлфия Мөхәммәтҗанова, Югары Шепкәдән Рәфинә Мостафина, Сәвәләйдән Татьяна Слепцова...

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе "Авыл гүзәле" бәйгесе үткәрде. Төп максат авыл җирлекләрендә яшәүче гүзәл затларның уңганлыгын, булганлыгын, тапкырлыгын, актив яшәү рәвешен алып баруын күрсәтү иде. Бәйгедә Бохарайдан Ирина Назарова, Ал. Бистәсеннән Людмила Горваль, Якты Күлдән Татьяна Әхмәтова, Карманнан Рамилә Мөхәтимова, Чыбыклыдан Әлфия Мөхәммәтҗанова, Югары Шепкәдән Рәфинә Мостафина, Сәвәләйдән Татьяна Слепцова катнаштылар. Хатын-кызларыбыз визит карточкасын күрсәтү, заманча реклама ясау, җыр-бию, нәфис сүз сәнгатендә осталыкларын күрсәтү, кул эшләре үрнәкләре, тәмле ризыклар әзерләү, авыл хатын-кызларына хас киемнәр күрсәтүдә ярыштылар. "Авыл гүзәле" исеменә Чыбыклыдан Әлфия Мөхәммәтҗанова лаек булды. Чыбыклы терлекчелек комплексында сыер савучы булып эшләүче ханым һәрьяктан уңган, өлгер. Ул авыр хезмәт башкаруы өстенә, кичләрен клубның үзешчән сәнгать эшчәнлегендә дә актив катнаша, аш-су пешерергә дә бик оста. Терлекчелектә 30 еллык хезмәт стажы булган ханым - яшьләребезгә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: