Зәй офыклары

"Азаль" – гран-при иясе (фотолар)

Зәй талантлар, сәнгатькә гашыйк кешеләргә бай. 17 ноябрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда үткән "Җырлы-моңлы Зәй ягым" дип исемләнгән халык җәүһәрләре иҗат фестивалендә моңа тагын бер кат инандык. Өченче ел инде "Замандаш" Зәй татар радиосы мәдәният идарәсе белән берлектә Зәй һәм күрше-тирә районнардан талантлы җырчылар, каләм тибрәтүчеләрне барлау максатында бәйге оештыра. Быел...

Зәй талантлар, сәнгатькә гашыйк кешеләргә бай. 17 ноябрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда үткән "Җырлы-моңлы Зәй ягым" дип исемләнгән халык җәүһәрләре иҗат фестивалендә моңа тагын бер кат инандык. Өченче ел инде "Замандаш" Зәй татар радиосы мәдәният идарәсе белән берлектә Зәй һәм күрше-тирә районнардан талантлы җырчылар, каләм тибрәтүчеләрне барлау максатында бәйге оештыра. Быел ул районда игълан ителгән "Кече Ватан" елына багышлап аеруча җылы атмосферада үтте.

Фестиваль 1 апрельдән старт алган иде. "Замандаш" Зәй татар радиосы студиясенә китерелгән иҗат эшләрен радио хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният идарәсе белгечләре сайлап алып, эфирга тәкъдим итте. Нәтиҗәдә 1 октябрьгә 56 җыр һәм күп кенә шигырь, хикәяләр радио аша яңгырап, аларга тыңлаучылар СМС аша үз тавышларын бирде.

- Безнең халыкның талантына исең китәрлек. Шуңа да без иң-иңнәрне сайлап алуда халык бәясенә таяндык, - ди радио редакторы Рөстәм Әгъләмов.

Ә профессиональ дәрәҗәдә бәяләү өчен мәртәбәле жюри җәлеп ителде. Бер көн буе Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов рәислегендә җитди сайлап алу туры барды. Финалга 18 җырчы һәм шигырь, хикәя авторлары сайлап алынды. Алар 17 ноябрьдә гала-концертта 10 номинация буенча бүләкләнде. Җырчылардан "Нәни йолдыз", "Өметле йолдыз", "Якты йолдыз", "Автор башкаручы", " Сәнгатькә тугрылык", " Зәй сандугачы", "Ансамбльләр ", "СМС" номинацияләрендә Зәйдән Миләүшә Әгъләмова, Гүзәл Хәкимуллина, Илгизә һәм Илүзә Галиуллиналар, Динара Сәлахиева, Максим Коронов, Әүхәди Фатыйхов, Людмила Гатауллина, Гөлнара Хәкимуллина, Флүрә Гыйниятова, "Мирас" ансамбле призлы урыннар яулады. "СМС" номинациясендә Югары Баграждан Максим Короновның чыгышы аеруча мул алкышларга күмелде, ул - иң күп тавыш җыючы да. Ә" Замандаш татар радиосының махсус бүләге"нә Гөлнара Хәкимуллина һәм "Җырга мәхәббәт"тә Тәслимә Гәрәева бүләкләнде. " Иң яхшы шигырь авторы" номинациясендә Карманнан апалы-сеңелле Фирдәүсә Бикмәтова белән Фирдания Ханнанова җиңү яулады, "Иң яхшы хикәя авторы" исеменә Аксардан Гөлнур Әхмәтҗанова лаек булды. Аларның барысына да кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнарны иганәчеләр "Зәй шикәре"ААҖ, "Андыз", "Гиппократ"даруханәләр челтәрләре, " НАЗ", "Автосети", " Дом инструментов", "Центр отоплений" кибетләре җитәкчеләре тапшырды. Ә гран-прины Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Азаль» ансамбле яулады. Жюри рәисе Рәсим Низамов бәйгегә йомгак ясап, фестивальнең дәвамлы булуын теләде.

- Бу төбәктә талантларның күп булуы сокландым. Ә талантлар күп булганда сайлап алу да җиңел түгел, без бүген иң-иңнәрне билгеләргә тырыштык. Без Казанда ел саен "Татар моңы" бәйгесе уздырабыз, киләчәктә менә шушы сездә үтүче фестивальне әлеге бәйгенең бер этабы итү мөмкинлеге бар,- диде ул. Гала-концертка танылган артистлар Резидә Шәрәфиева һәм Зөлфәт Зиннуров чыгышлары тагын да ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: