Зәй шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Мәдәният хезмәткәрләре малай-кызлар өчен "Барыгыз да стартка..." дип исемләнгән спорт бәйрәме уздырды. Аның кысаларында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә, соңыннан ярыш-бәйгеләр оештырылды. Укучылар чарадан шактый мәгълүмат, күңел күтәренкелеге алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа