Зәй офыклары

Бер тамырдан, уртак язмышлы без

Милли мәдәният елы кысаларында үзәк китапханәдә башкорт поэзиясенә багышланган кичә узды. Аңа "Сөмбелә" аралашу, татар гимназиясенең "Мирас" эзләнү клублары әгъзалары чакырылды. Чараны үзәк китапханәнең зурлар белән эшләү бүлеге һәм райондагы башкорт иҗтимагый үзәге оештырды. Кичәдә район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, Татарстан Республикасы башкорт корылтае рәисе Гали Хәсәнов, аның урынбасары...

Милли мәдәният елы кысаларында үзәк китапханәдә башкорт поэзиясенә багышланган кичә узды.

Аңа "Сөмбелә" аралашу, татар гимназиясенең "Мирас" эзләнү клублары әгъзалары чакырылды. Чараны үзәк китапханәнең зурлар белән эшләү бүлеге һәм райондагы башкорт иҗтимагый үзәге оештырды. Кичәдә район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, Татарстан Республикасы башкорт корылтае рәисе Гали Хәсәнов, аның урынбасары шагыйрә Фирдәвес Бәширова, Түбән Камадан "Саз-Урал" ансамбле үзешчәннәре катнашты. Кичә татар һәм башкорт вәкилләренең очрашып, аралашып, дусларча бәйрәме буларак узды. Башкорт дуслар безнең районда еш була. Узган ел шундый очрашу ел башында үткәрелгән иде. Бу - райондагы башкорт иҗтимагый үзәгенең эш нәтиҗәсе.

Шәһәр-районда 80нән артык башкорт яши. Гомумән, районда 27 милләт вәкиле дә дус-тату, тел-лөгать алмашып гомер итә. Зәйдә төрле милләт вәкилләренең, шул исәптән башкортларның дус яшәве безне сокландыра, чакыру алгач, бөтен эшне ташлап бирегә килдек, безнең максат - шул дуслыкка ирешү, йола-бәйрәмнәрне барлау, саклау, ди Гали Хәсәнов. Чыннан да, дус-тату яшәүгә ни җитә?! Мондый җылы, дустанә очрашулар алга таба да дәвам итәчәк, дип белдерде Клара Габидуллина. Бу көнне китапханәдә Башкортстан язучылары китапларыннан "Дуслык белән көчле без" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшләде. Китапханәчеләр кичә барышында башкорт мәдәнияте, киемнәре, уен кораллары, ризыклар турында слайдлар күрсәтте. Гали Хәсәновның курайда "Урал" көен уйнавы күңелләрне айкады, биек Урал тауларына сәяхәт кылдырды. "Саз-Урал" ансамбле солистлары башкаруындагы моңлы көйләр, "Гөлнәзирә" башкорт биюе залдагыларны җилкендерде. Чыгышлар һәркем күңеленә сары май булып ятты. Ә менә Фирдәвес ханым Бәширова үз шигырьләрен укыганда зал тынып калды. Төрле теманы колачлаган шагыйрә аларны аһәңле, күңел кылларына чиертерлек итеп башкарды.

Башкорт мәдәнияте, сәнгате безгә якын, чөнки без бер тамырдан, уртак язмыштан. Дуслык җепләре мең ел дәвам итә. Шул дуслыкны без киләчәк буынга түкми-чәчми тапшырырга тиеш. Дуслык белән көчле без.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: