Зәй офыклары

Без аларны көтеп алабыз

Бигеш җирлегенә караган Байрак авылы - кече авылларның берсе. Кышын авылда ике-өч йорт ут алса, җәен авыл дачниклар белән тулылана. Кибет, клуб юк, ә кешегә аралашу кирәк. Ярый әле автолавкалар килеп сату итә. Ә менә район мәдәният идарәсе каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре еш авылыбызда була, безнең күңелне күрә. Күптән түгел...

Бигеш җирлегенә караган Байрак авылы - кече авылларның берсе. Кышын авылда ике-өч йорт ут алса, җәен авыл дачниклар белән тулылана. Кибет, клуб юк, ә кешегә аралашу кирәк. Ярый әле автолавкалар килеп сату итә. Ә менә район мәдәният идарәсе каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре еш авылыбызда була, безнең күңелне күрә. Күптән түгел автоклублылар янә килеп, безнен рәхәтләндереп ял иттереп киттеләр. Алар - Ольга Трофимова, Альберт Шәйдуллин, Сиринә Хөснетдинова, Наилә Миңнулина, баянчы Нургали Әхмәтҗанов. Дәртле, моңлы җырлары белән безне яшьлекләргә алып кайттылар, Нургали исә гармун моңнары белән күңелләрне җилкендерде. Әле дә шул тәэсирләр белән йөрибез, җыр-моңга тансыклаганбыз икән. Рәхмәт үзләренә, исән-имин булсыннар, безне шулай онытмыйча алга таба да игътибарда тотсыннар. Без сезне тагын көтеп калабыз, автоклублылар.

Авылдашлар исеменнән Кифая апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: