Зәй офыклары

Без – бергә, без – бердәм!

Предприятиеләр, оешмалар арасында өч ай дәвам иткән "Кулга-кул тотынышып" дип аталган халык иҗаты фестивале узган атнада гала-концерт белән тәмамланды. Быелгы фестиваль муниципаль районда Милли мәдәният елы, Зәйнең 360 еллыгына багышлап үткәрелде. "Энергетик" Мәдәният сараенда фестиваль кысаларында атна саен диярлек узган концертларда халыклар дуслыгына дан җырланды, Зәй тарихы сәхифәләре искә төшерелде,...

Предприятиеләр, оешмалар арасында өч ай дәвам иткән "Кулга-кул тотынышып" дип аталган халык иҗаты фестивале узган атнада гала-концерт белән тәмамланды. Быелгы фестиваль муниципаль районда Милли мәдәният елы, Зәйнең 360 еллыгына багышлап үткәрелде. "Энергетик" Мәдәният сараенда фестиваль кысаларында атна саен диярлек узган концертларда халыклар дуслыгына дан җырланды, Зәй тарихы сәхифәләре искә төшерелде, оешмалар, аларда эшләүче тырыш хезмәт коллективлары турында сөйләнде. Әлбәттә, һәр конкурс, фестиваль үзешчән иҗат коллективларына аерым башкаручыларга үзләренең осталыкларын күрсәтү, яңа талантлар ачу мөмкинлеге бирә. Әлеге уңайдан быел да шәһәр-районда үзешчән сәнгатьне үстерүдә тагын бер ныклы адым ясалды дисәк тә, ялгыш булмас. Фестивальдә 18 предприятие, оешма катнашты, тамашачы һәм жюри хөкеменә 9 концерт тәкъдим ителде. Йомгаклау концертына иң яхшы чыгышлар сайлап алынды. Фестивальнең әһәмиятен гала-концертта район башлыгы Татьяна Воропаева да ассызыклады.

- Шәһәр-районда җиде ел рәттән уздырылучы халык иҗаты фестивале Зәйдә иҗат белән шөгыльләнү, сәләтләрне ачыклау, үстерү өчен барлык шартлар булуны раслый. Халыклар дуслыгын чагылдырган быелгы фестиваль аеруча әһәмиятле. Бездә барлык милләт вәкилләре бер гаилә булып дус-тату яши. Халыклар дуслыгы - безнең иң зур байлыгыбыз, - диде ул чыгышында.

Сәхнәдә призлы урыннар өчен көрәш һәр елны диярлек Зәебезнең йөзен билгеләүче эре сәнәгать предприятиеләре үзешчәннәре арасында бара. Быел да шулай булды. Бу очраклы түгел, беренчедән, зур предриятиеләрдә яшьләр күп эшли, аларга иҗат белән шөгыльләнүгә шартлар тудырыла. Икенчедән, эре предприятиеләрнең сыйфатлы чыгышлар әзерләү, сәхнә костюмнары тектерү, үзешчәннәр белән эшләү өчен белгечләр тарту, оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен финанс мөмкинлекләре дә башка. Шуңа күрә быел да жюрига беренче урынны кайсы оешмага бирү мәсьәләсе җиңел булмады. Шулай да ГРЭС үзешчәннәре чыгышы, аларның башкару осталыгы, теманы ачу, тулаем программа беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урынны хаклы рәвештә "Мефро уилз Россия - Зәй заводы" яулады. "ТатЭК" АҖ, "Инвестстройсервис", "Горзеленхоз", "Управдом" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре (алар фестивальдә бер төркемгә берләшеп чыгыш ясады) һәм "Җылылык челтәрләре предприятиесе" АҖ, "Водоканал Сервис" АҖ һәм шәһәр газ хуҗалыгы өченче урынны бүлеште.

Мәгариф тармагында хезмәт куючылар быел да идеяләргә бай, талантлы булуларын раслады. Гала-концертта аларның чыгышлары башкару осталыгы белән аерылып торды. Аларның "Иң яхшы милли проект" номинациясендә махсус бүләкләнүе урынлы иде. Фестивальдә катнашкан һәр оешма, әлбәттә, призлы урыннар алучыларга бүләкләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: