Зәй офыклары

Бию фестивале узды

Зәйнең шәһәр мәдәният йортында "Салават күпередәй талантлар сибелгән" дип аталган үзешчәннәрнең хисап концерты булды. Аны эстрада биюләре фестивале дисәң, дөресрәк тә булыр, мөгаен. Хореография мәдәният йортындагы балалар иҗат коллективлары арасында төп урыннарның берсен алып тора. Бер генә чара да "Вдохновение" группасы чыгышыннан башка үтми. Әлеге төркем репертуарында халык биюләре дә,...

Зәйнең шәһәр мәдәният йортында "Салават күпередәй талантлар сибелгән" дип аталган үзешчәннәрнең хисап концерты булды. Аны эстрада биюләре фестивале дисәң, дөресрәк тә булыр, мөгаен.

Хореография мәдәният йортындагы балалар иҗат коллективлары арасында төп урыннарның берсен алып тора. Бер генә чара да "Вдохновение" группасы чыгышыннан башка үтми. Әлеге төркем репертуарында халык биюләре дә, классик һәм заманча биюләр дә бар. Әлеге төркем район чараларында да актив катнашып, осталыгын тагын да арттыра, тәҗрибә туплый.

-Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны хөрмәтләү идеясе юктан гына тумады. Сез һәр чарада катнашып, халыкның кәефен күтәрәсез, ял иттерәсез. Сез - безнең ярдәмчеләр. Сезнең талант, энтузиазм бәрабәренә, үткәргән чаралар да матуррак, җанлырак була. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим, - диде мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина, коллективларны котлап. Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин да балаларга үз теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: