Зәй офыклары

Борынгыча, милли рухта

Агымдагы ел районда Милли мәдәният елы буларак башланды. Имәнлебаш авылында декабрь ахырында узган «Каз өмәсе» бәйрәме, елга старт бирү чарасы буларак, зурлап, бөтен йоласына туры китереп уздырылды. Аңа авылның олысы-кечесе кушылып, бөтен Имәнлебаш кубып, авыл бәйрәме кебек узды ул. Имәнлебашта күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Гүзәлия Вәлиева, Энҗе Әхмәтҗанова, Заримә...

Агымдагы ел районда Милли мәдәният елы буларак башланды. Имәнлебаш авылында декабрь ахырында узган «Каз өмәсе» бәйрәме, елга старт бирү чарасы буларак, зурлап, бөтен йоласына туры китереп уздырылды. Аңа авылның олысы-кечесе кушылып, бөтен Имәнлебаш кубып, авыл бәйрәме кебек узды ул.

Имәнлебашта күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Гүзәлия Вәлиева, Энҗе Әхмәтҗанова, Заримә Хәйретдинова ел да 60-100ләп каз асрый. Быел хуҗабикәләрнең тагын да күбрәк кош-корт асрарга исәпләре. Авыл елга-күлләргә бай: кош-корт асрарга уңайлы. Авыл халкы да тырыш, уңган, эшкә үҗәт. Көзләрен авылның күп кенә хуҗалыгында каз өмәләре уза. Мәдәният йорты каршында оешкан "Энҗекәй" фольклор коллективы авылның йола-бәйрәмнәрен, гадәтләрен җанландыра. Әлеге коллектив шомарды, остарды, зур мәртәбәле сәхнәләргә чыгарлыклары бар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Энҗе белән Илгиз Әхмәтҗанов, китапханәче Нурфия Яхина бергәләп йолаларны яңарталар. Алар Имәнлебашның үзенә генә хас йоласы - "Орчык" бәйрәмен баетып, халыкка күрсәтеп торалар. Халык биредә элек-электән терлекчелек, вак һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Кайбер һөнәрчелек бүген дә сакланган әле. Бу турыда мәдәният йортында оештырылган кул эшләре күргәзмәсе сөйли. Мәдәният хезмәткәрләре "Каз өмәсе"н үткәрергә ныклап әзерләнде.

"Каз өмәсе" борынгыдан килә: ул үз төсен, мәгънәсен югалтмыйча, камилләшә барып, буыннан-буынга тапшырыла. Ул хезмәтне мактау, үз милләтең белән горурлану хисе белән сугарылган. Әби-бабайлар казны яраткан, аның мамыгыннан мендәр, түшәк ясаган. Күпереп торган мендәрләр йорт күрке булган. Каз итеннән нинди генә ризыклар әзерләмәгән татар халкы. Ә пар каз - туйның иң затлы күчтәнәче. "Каз өмәсе" ул аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү дә булган. Өмә шаян сүз, уен-көлке белән аралашып барган. "Энҗекәй" фольклор коллективы бу йоланы җиренә җиткереп башкарды. "Каз өмәсе" биредә район мәдәният йортлары директорлары өчен күрсәтмә чара буларак үткәрелде. Кунакларны Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Әсгать Яхин сәламләде, милли киемнәрдән авыл өлкәннәре Нурлыбанат Имамиева, Әлфия Салаватова, Рәисә Ибраһимова һ.б.лар җырлап каршы алды.

Клуб фойесында чын дөресендә өмә бара. Гүзәлия Вәлиева белән Заримә Хәйретдинова каз йолку осталары да икән: кул-хәрәкәтләренә күз дә иярми. "Каз өмәсе" тамашасы олы залда сәхнәдә узды. Сәхнә элекке авыл өен хәтерләтә. Хуҗабикә ныклап өмәгә әзерләнгән. Зур эскәмиягә хатын-кызлар тезелешеп утырып каз йолкый. Казлары зур, симез. Бу хуҗабикәнең уңганлыгын сөйли. Моның өчен хуҗабикәдән иртә яздан зур тырышлык сорала. Каз оясын алдан хәстәрләп куеп, ана казы вакытында йомырка салып, ояга утырырга тиеш. Каз утырган тирәлекнең тынычлыгын тәэмин итү кирәк. Ямь-яшел чирәмдә ана каз белән бәбкәләр кайнашкан, көзен су буеннан тезелешеп кайткан казлардан матур мизгел бар микән тагын?! Өмәчеләр Нурфия Яхина, Энҗе Әхмәтҗанова, Фәридә Шадыбаева, Илгизә Сафиуллина, Рәүфә Гәрәева каз йолку эшен бөтен хасиятенә туры китереп башкара. Мәдәният хезмәткәре - йорт хуҗасы Илгиз Әхмәтҗанов өмәчеләргә татар халык җырларын көйләтә. Өмәгә элекке шәфкать туташы Нәкыя Шаһиева махсус шигырь язып аңа көй дә иҗат иткән. Ул имәнлебашлыларга "Имәнлебаш - матур авыл" дигән җырның сүзләрен дә, көен дә үзе язып бүләк иткән иде. Нәкыя апаны үз авылының патриоты дими ни дисең?!

«Көзләр җиткәч авылларда

Башлана каз өмәсе.

Җитез кызлар җыелалар,

Килә барып күрәсе.

Ак мамыктай каз йоннары

Ак сүрүләргә тула

Шул мендәрләрдә йокласаң,

Йокылар татлы була».

Нәкыя апа җырында өмәнең башыннан ахырына кадәр булган йолалар тасвирлана. Өмәчеләр әлеге җырның

«Каз өмәсе, каз өмәсе

Анда кызлар күзлиләр.

Егетләр дә читтә калмый

Үз парларын эзлиләр» дип кушымтасын җырлауга, сәхнәгә кызлар килеп керә. Кызлар - Гөлия Гәрәева, Алсу Яхина, Фирүзә Вәлиуллина, Ләйсән Әхмәтҗанова җырлый-җырлый канат сыдыра. Ул да булмый, өмәгә Илнур Җаббаров, Дамир Хәбибрахманов, Рамил Гыйләҗиев, Наил Шадыбаев җырлап керәләр. Китә шуннан күңел ачу, уен-бәйге, җырлы биюләр. "Түгәрәк", "Базарлы", "Капкалы" уеннар өмәгә ямь, мәгънә өсти. Шаян сүз, жыр, уен-көлке белән аралашкан өмә тиз бара. Өмәчеләр йолкынган казларны көянтәләргә асып, авылның иң матур җирендәге чишмәгә юл ала. Кызлар-егетләр алдагы елда казлар күп булсын дип каурыйлар чәчә. Алдан көянтәләр аскан өмәчеләр, алар артыннан милли киемле яшьләр, кунаклар, авылның олысы-кечесе юл алды. Авыл тутырып, җырлашып бардылар алар. Чишмә матур урында, аны тумышы белән әлеге авылдан булган "Инвестстройсервис" ҖЧШ җитәкчесе Линар Шаһиев төзекләндергән, тимер коймалар белән әйләндереп алган.Чәй куеп эчү, ял итү урыннарына кадәр көйләнгән. Авыл халкы Линарга бу игелекле эше өчен рәхмәтле. Өмәчеләр йолкынган казларны чишмә суында юдылар. Чишмәгә бару - үзе бер йола. Анда да җыр-биюләр тынып тормады. Чишмә буенда кунакларны каз маенда коймак пешереп, бу атып торган самавыр чәе белән Зәкия Габдриева, Тәнзилә Вәлиуллина, Рәисә Ибраһимова сыйлап тордылар.

Казларны юып кайтуга, хуҗабикә өмәчеләрне ботка, бәлеш пешереп каршы алды. Тагын китте җыр-бию, шаян сүз белән кич утырулар. Өмәгә Югары Шепкәдән Икълимә Хуҗина да килде. Ул өмәчеләргә шигырьләрен укыды.

Әлеге күркәм бәйрәмгә мәдәният идарәсе башлыгы Фәрит Мусин, методист Римма Варламова йомгак ясап, аңа югары бәя бирделәр.

Имәнлебашта әнә шулай бөтен йолаларына туры килгән "Каз өмәсе" узды. Өмәдән авыл, чишмә буйлары гөрләп торды. Нәкъ борынгыча, милли рухта.

"Каз өмәсе" - ул нигездә авыл тормышының бер матур бизәге. Халкыбызның рухы, матурлыгы иң элек шундый халык бәйрәмнәрендә чагыла ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: