Зәй офыклары

Быел тагын да матур булачак

Ел саен 30 августта Шәһәр көнен зурлап билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел исә аны Зәебезгә 360 ел тулу уңаеннан тагын да күркәмрәк итү планлаштырыла. Кызыклы тамашалар, күңелле бәйрәм программасы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова сөйли. - Без быел зурлап шәһәрнең 360 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз....

Ел саен 30 августта Шәһәр көнен зурлап билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел исә аны Зәебезгә 360 ел тулу уңаеннан тагын да күркәмрәк итү планлаштырыла. Кызыклы тамашалар, күңелле бәйрәм программасы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова сөйли.

- Без быел зурлап шәһәрнең 360 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз. Бәйрәм тамашалары көн дәвамында "Энергия" стадионында оештырылачак. Көндезге сәгать 11дә карнавал костюмнарына бәйге башлана. Биредә 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Аларның костюмнары өч төрле яшь төркемендә бәяләнәчәк. Ә костюмнарны презентацияләүдә әти-әниләр, әби-бабайларның да әкияти күренешләрне тулыландырып, 3 минутлык инсценировкаларда катнашуы хуплана. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр гаризаларны мәдәният идарәсенә тапшырырга тиеш. Аннан гадәттәгечә "Автоледи - 2012" бәйгесе узачак. Руль артында үзен иркен хис итүче хатын-кызлар гаризаларны яшьләр идарәсенә бирә ала. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлекле яклары да бар. Кызык күрергә яратучыларны ташбака һәм таракан ярышлары көтә. Тамаша кылучылар кайсына булса да берсенә өстенлек биреп, 100 сум акча куя да ярышны күзәтә. Әгәр дә кемнең дә булса ташбакасы яки тараканы җиңсә, бер ярыштан җыелган акча шул кешегә бирелә. Кичке сәгать 4тә Нефтьчеләр проспекты, Ленин урамы буйлап оешма, предприятие, учреждениеләр коллективлары карнавалы узачак. Алар стадионга килә. Ә мәйдан уртасында шәһәр тарихын чагылдырган картиналарга бәйге игълан ителә. Юбилей программасының тантаналы ачылышы искиткеч күркәм театрлаштырылган тамаша белән кичке сәгать алтынчы яртыда башлана. "Хезмәт кешесен данлыйбыз" бәйгесенә йомгак ясалачак. Аны Идел буе спортчыларының мотошоуы, татар һәм рус эстрадасы артистлары концерты алыштыра. "Казан егетләре", "Русский размер", "Отпетые мошенники" төркемнәре килүе көтелә. Теләгән кешеләргә, һава шарына утырып, гүзәл шәһәребезне биектән күзәтү мөмкинлеге бирелә. Балалар өчен гигант батут куелачак. Сәүдә нокталары, кафелар эшләп торачак. Төнге сәгать 10да бәйрәм салюты атылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: