Зәй офыклары

Чын артист ул Ринат

Борын-борын заманда, театрлар булмаганда ук, кешеләр җыелышып ял иткәндә, телгә осталары башкаларны тыңлата алырлык итеп сөйләгән. Аларны тыңлаганда башкалар уйланган, көлгән. Шулай итеп, моны театрның башлангычы дип әйтергә буладыр. Без еш кына тормыш - театр, ә без - аның артистлары, дип әйтергә яратабыз. Тормышта артист булсаң да, образны сәхнәдә ачып...

Борын-борын заманда, театрлар булмаганда ук, кешеләр җыелышып ял иткәндә, телгә осталары башкаларны тыңлата алырлык итеп сөйләгән. Аларны тыңлаганда башкалар уйланган, көлгән. Шулай итеп, моны театрның башлангычы дип әйтергә буладыр. Без еш кына тормыш - театр, ә без - аның артистлары, дип әйтергә яратабыз. Тормышта артист булсаң да, образны сәхнәдә ачып бирү шактый катлаулы. Моның өчен кешедә тумыштан бирелгән сәләт булырга тиеш.

27 март - Халыкара театр көне. Ул Россиядә 1962 елдан билгеләп үтелә. Бу көн ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институтының 1961 елда Венада узган IX конгрессында булдырыла.

Районда ике халык театры эшли. Халык театры исемен алмаган үзешчән театрлар, әлбәттә, һәр мәдәният йортында бар диярлек. Әлеге театрларның артистлары - ниндидер махсус театр уку йортлары тәмамлаган кешеләр түгел, ә театр сәнгатенә гашыйк төрле һөнәр ияләре. Алар үзләренең төп хезмәтләреннән бушаган арада, төн йокыларын калдырып, репетиция ясый, спектакльләрне сәхнәгә чыгара. Спектакльләрнең режиссерлары да - алар үзләре. Театрларның репертуары да төрле: трагедия, комедия, драма һәм башка жанрдагы әсәрләрне күрергә мөмкин. 2011 ел Тукай елы дип игълан ителгән иде. Һәр үзешчән театр әлеге елга багышлап, спектакль әзерләде, конкурсларда катнашты. Үзешчән театрлар арасында Югары Мәлем мәдәният йорты - I, Чыбыклы II урынны алды.

Чыбыклы үзешчәннәр театры бай тарихка ия. Әле мәдәният йорты бинасы да булмаганда, театр үзенең тамашаларын мәктәп спорт залларында, төрле авыл клубларында күрсәтә. 1983 елда үзешчәннәр халык театры исемен ала. Театрның режиссеры Рәмзил Баймөхәммәтов III Бөтенсоюз халык театрлары лауреаты була. Театр оешканнан алып, сәхнәдә берничә дистә спектакль уйнала. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссерлар арасында Әлмәт дәүләт драма театрыннан Чыбыклы егете - Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов та бар. Гомумән, үзешчән театр Әлмәт театры белән аралашып яши.

Чыбыклыдан Ринат Рамазанов 2011 елда "Иң яхшы режиссер" номинациясендә җиңүгә иреште. Халыкча итеп әйткәндә, койган да куйган артист ул. Ринатның сәхнәгә чыгуын тамашачы көтеп ала. Ул - тамашачы мәхәббәтен яулаган артист. Аның тагын бер яраткан шөгыле бар: бу - умартачылык. Эштән бушаган арада әдәби китаплар укырга да ярата. Иң яратып укыганы - драма әсәрләре. Ринатта театрга мәхәббәт ничек уянган соң? Үзе әйтүенчә, авылның матур табигатен, кошлар сайравын, тырыш бал кортларының очуын, кояш чыгу һәм баюын ул тыныч кына күзәтә алмый. Алар аның күңелендә тел белән аңлатып бирә алмас дәрәҗәдә хис-тойгы уята һәм аның шул хисне халыкка җиткерәсе килә. Сәнгатькә мәхәббәт нәселдән дә киләдер, ди ул. Абыйсы Шамил мәдәният училищесында укып, режиссер белгечлеге алган, икенче абыйсы Гамил - Зәйдә танылган җирле рәссам, өченче абыйсы Рифатның да кулыннан килмәгән эше юк. Ринат бүгенге көндә үзе йорт тергезеп, тормыш иптәше Нурия белән бер ул һәм бер кыз үстерә. Уллары Айзат, кызлары Айзилә - оста биючеләр. Айзат - Зәйдә колледжда, Айзилә мәктәптә белем ала.

Ринат - театрда уйнап, дистәләрчә роль тудырган кеше. Һәрберсе йөрәге аша узган, арада күңелендә уелып калганнары да бар. Аның иҗат мөмкинлеге әле чикләнмәгән. Ринат, иң яхшы рольләрең алда булсын! Осталыгың белән тамашачыны сөендереп яшә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: