Зәй офыклары

Энҗе белән Илиза - татар хатын-кызлары форумында

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы бара. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде. Зәйдән форумда Иске Зәй бистәсе һәм Имәнлебаш мәдәният йортлары директорлары Энҗе Әхмәтҗанова, Илиза Мотыйгуллина катнаша.Өч көнгә исәпләнгән форум Габдулла Тукайның тууына 130 ел...

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы бара. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде. Зәйдән форумда Иске Зәй бистәсе һәм Имәнлебаш мәдәният йортлары директорлары Энҗе Әхмәтҗанова, Илиза Мотыйгуллина катнаша.Өч көнгә исәпләнгән форум Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәргә туры килде. Шуңа күрә дә Казан кунаклары 26 апрельне тулысынча бөек татар шагыйренең юбилее уңаеннан оештырылачак тантаналы чараларга багышларга ниятли. Пленар утырыш, мәдәни программа 25 апрельгә билгеләнгән. Ә аңа кадәр калфаклы ханымнар татарлар гомер иткән һәр җирлектә милли мәгарифне үстерү, милли мәдәни мирасны саклау һәм тәрбияви проектлар тормышка ашыру турында секция утырышларында фикер алыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: