Зәй офыклары

“Энергетик”та – Ачык ишекләр көне (фотолар)

Бүген Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае яңа иҗат сезонын ачу уңаеннан Ачык ишекләр көне үткәрә. Иртәдән үк мәдәният сарае бакча яшендәге балалар, укучылар белән шау-гөр килеп торды. Алар төрле иҗат түгәрәкләре, аларда нәрсәләргә өйрәнү мөмкинлекләре булу белән таныштылар. "Энергетик" Мәдәният сараенда озак еллар эшләп килүче "Мирас", "Азаль" балалар вокаль-хореография төркемнәре, "Улыбка",...

Бүген Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае яңа иҗат сезонын ачу уңаеннан Ачык ишекләр көне үткәрә. Иртәдән үк мәдәният сарае бакча яшендәге балалар, укучылар белән шау-гөр килеп торды. Алар төрле иҗат түгәрәкләре, аларда нәрсәләргә өйрәнү мөмкинлекләре булу белән таныштылар.

"Энергетик" Мәдәният сараенда озак еллар эшләп килүче "Мирас", "Азаль" балалар вокаль-хореография төркемнәре, "Улыбка", "Магия" бию коллективлары, "Русская душа", "Ладушки", "Грант" ансамбльләре, "Мальвина" марионеткалар театры турында инде белмәгән кеше юктыр. Быел мәдәният сараенда тагын үзенчәлекле иҗат коллективлары өстәлергә тора.

- Без Ачык ишекләр көненә ИЗО студиясе әзерләп өлгердек. Монда рәсем сәнгате белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылды. Иң мөһиме, биредә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен дә аерым түгәрәкләр оештырыла. Бу эш юнәлешен үз җаваплылыгына рәссам Лилия Кузьмина алды. Шулай ук, бакча яшендәге балаларга эстетик тәрбия бирү студиясе ачу планы бар. Монда нәниләргә өч төрле юнәлеш: вокал, хореография, кул эшләре буенча төркемнәр ачу күздә тотыла. Ә яшьләрне мәдәният йортына тарту өчен без алга таба музыка астында тавыш яздыру, ди-джей мәктәпләре оештырырга исәплибез. Әлеге түгәрәкләрдә яшьләр белән эшләү өчен яшь белгеч Александр Степанов эшкә алынды. Мәдәният йорты директоры урынбасары булып яңа гына эшли башлаган Александр Бушуев та - иҗади идеяләргә бай егет. Ул биредә КВН, ә үзем актерлык осталыгы түгәрәкләре алып баруны максат итеп куйдык. "Кайнар йөрәкләр" концерт төркемебез дә быел вокалчылардан гына түгел, төрле уен коралларында уйнаучылар белән баетыла. Төркемгә Батыр Сабиров һәм виолончельдә уйнаучы Елизавета Кузюрина өстәлде. Ә Нина Шатрилова әфганчы-хәрбиләр белән гитараларда үзенчәлекле җырлар өйрәнү эшен башлады. Районда татар милли мәдәниятен үстерүгә өлеш кертү, үзебезгә татар җәмәгатьчелеген тартуны күз уңында тотып быелгы иҗат сезонында "Адымнар" дип аталган милли-мәдәни үзәк оештыру бурычы тора. Анда мәдәният сараенда моңа кадәр аерым-аерым эшләп килгән " Ак чәчәкләр", Умырзая" җыр коллективларын, "Ядегәр" халык театрын бер канат астына туплау, яшьләр өчен татарча бию-уен кичәләре оештыру, татар язучыларына, районыбызның күренекле кешеләренә багышланган әдәби кичәләр үткәрү планы бар. "Адымнар"ны тәкъдир итү кичәсе 30 октябрьдә 18 сәгатьтә оештырыла, - дип иҗат сезоны яңалыклары белән уртаклашты мәдәният сарае директоры Гөлнара Галиева.

Ә рәсем сәнгате түгәрәге турында ныграк белешергә теләп, аның җитәкчесе Лилия Кузьмина белән якыннанрак таныштык. Ул мәдәният сараенда аерым бер кабинетны балаларны кызыктырырлык итеп , үз зәвыгы белән стеналарына рәсемнәр төшереп әзерләгән.

- Килеп керүгә балаларның күңеле күтәрерлек атмосфера тудырасым килде. Рәсем сәнгатенә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны өч төркемгә: начар күрүче, начар ишетүче һәм ДСП диагнозлылардан туплап өйрәтергә исәбем. Алар боегып яшәргә тиеш түгел, мәдәният сараена керү өчен "Уңайлы мохит" программасы буенча махсус менү урыны ясалган, кабинетыбыз да беренче катта уңайлы гына урында. Шуңа күрә, рәсем сәнгате белән шөгыльләнергә теләүчеләр булыр, аларның һәрберсе белән индувидуаль якын килеп эшләргә теләгем зур, - ди Лилия ханым.

Ачык ишекләр көнендә көндез балаларга әкияти формада түгәрәкләр турында мәгълүмат бирелсә, кичен өлкәннәргә дә мәдәният сараенда яңача эш алымнары белән танышу мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: