Зәй офыклары

Фестивальгә әзерләнәләр

Татарстан ветераннары иҗтимагый оешмасы ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" фестивален үткәрә. Барыннан да элек фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормышка тартуга юнәлдерелгән. Аның кысаларында пенсия яшендәге катнашучылар һәм ветераннар осталыкларын, шулай ук артистлык алымнарын күрсәтергә тиеш. "Энергетик" Мәдәният сараенда фестивальгә баручы ветераннарны сайлап алу туры...

Татарстан ветераннары иҗтимагый оешмасы ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" фестивален үткәрә. Барыннан да элек фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормышка тартуга юнәлдерелгән. Аның кысаларында пенсия яшендәге катнашучылар һәм ветераннар осталыкларын, шулай ук артистлык алымнарын күрсәтергә тиеш. "Энергетик" Мәдәният сараенда фестивальгә баручы ветераннарны сайлап алу туры булды. Зәй данын Анна Гыйльметдинова (Харитонова), Валентина Сергеева, Леонид һәм Анатолий Жук, Нина Шатрилова, Мария Феофанова, Әнисә Шәфиева, Николай Наливайко һәм "Родные напевы" халык коллективы ансамбле яклаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: