Зәй офыклары

Фольклорда – халкым җаны, халкым рухы

Күптән түгел Биектау районы Коркачы авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклор фестивале үтте. Анда безнең район данын Имәнлебаш авылы мәдәният йортының «Энҗекәй» татар фольклор ансамбле яклады. Фестивальдә 22 фольклор коллективы төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. Номинацияләр күп төрле:этнографик-фольклор композиция, хореография фольклоры, традицион вокал һәм инструменталь башкару, башкару традициясе, бәетләр башкаручы...

Күптән түгел Биектау районы Коркачы авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклор фестивале үтте. Анда безнең район данын Имәнлебаш авылы мәдәният йортының «Энҗекәй» татар фольклор ансамбле яклады.

Фестивальдә 22 фольклор коллективы төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. Номинацияләр күп төрле:этнографик-фольклор композиция, хореография фольклоры, традицион вокал һәм инструменталь башкару, башкару традициясе, бәетләр башкаручы һәм балалар фольклоры. Беренче көнне фольклор коллективлар һәм солистлар конкурска үз номерларын тәкъдим итте. Жюри Казан сәнгать академиясе доцентлары, Казан консерваториясе профессорлары, укытучылар һәм фольклорчылар, этнографлардан торды. Программа караудан бушаган арада алар мастер-класслар үткәрде. Татарстанны лаеклы дәрәҗәдә күрсәтерлек фольклор коллектив булсын дигән максат белән "Иске Казан түгәрәк уены" фестивален Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырды. Фольклор ансамбльләр авылларда сакланган 19 йоланы уйнап күрсәтте.

Имәнлебаш мәдәният йорты үзешчәннәре фестивальгә кабыктан бала арбасы, яргыч, гөбе алып барды. Алар жюри хөкеменә йон эрләп, чабата үреп, гөбедә май язып, такмаклар, бер-берсенә матур сүзләр әйтеп, "Орчык өмәсе"ндә кич утыру күренешен тәкъдим итте. Имәнлебаш мәдәният йорты - районда әйдәп баручы мәдәният учакларының берсе. Алар - авыл, шәһәр күләмендә үткәрелүче һәр чараның актив катнашучылары. Бу үзешчәннәр сәхнәләштергән спектакль, тамашаны һәр буын сәнгать сөючеләр шатланып каршы ала. Урам концертлары, күрше авыл клублары белән очрашулар уздыру һәр сезонда традициягә кергән.

"Энҗекәй" фольклор ансамбле төрле буын артистларны үзенә туплаган. Ансамбльдә өлкән яшьтәге Нурлыбанат Имамиева, Әлфия Салаватова, Бибисәйдә Хөснетдинова, урта һәм кече буыннан Илгизә Сафиуллина, Фәридә Шадыбаева, Рәүфә Гәрәева, Энҗе, Ләйсән, Илгиз Әхмәтҗановлар, Наил Шадыбаев, Айсылу Имамиева кебек сәнгать сөйгән җаннарны күрергә була.

- Безнең авылда йолалар әле һаман саклана. Без олы мал сую, каз өмәләрен әле дә үткәрәбез. Бу йола-уеннарны яшь буынга җиткерергә тырышабыз. Һәр милләт кешесе үзенең гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын белергә тиеш. Йолалар, җырлар онытыла икән, димәк, тел дә онытыла, юкка чыга дигән сүз. Рәхмәт, өлкән буын әби-бабайларга. Әле дә алар бар. Минем бер генә гозеремне дә кире какмыйлар, һәрвакыт ярдәмгә киләләр, - ди мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.

Әйе, бу бәйрәмнәр безгә кирәк. Киләчәк буын үз тамырларын, үз телен, туган төбәген онытмасын өчен кирәк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: