Зәй офыклары

Җирдә тынычлык хакына

ТР балалар китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән республика шигырь уку бәйгесе оештыра. Аның кысаларында укучылар совет халкының фронтта һәм тылда кылган каһарманлыгы, сугыштагы балалар турында мәктәп программасына кермәгән әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укырга тиеш. Конкурс балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек рухы, милли үзаң,...

ТР балалар китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән республика шигырь уку бәйгесе оештыра. Аның кысаларында укучылар совет халкының фронтта һәм тылда кылган каһарманлыгы, сугыштагы балалар турында мәктәп программасына кермәгән әсәрдән өзекне сәнгатьле итеп укырга тиеш. Конкурс балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек рухы, милли үзаң, иле өчен җаваплылык тою тәрбияләп, талантлы балаларны эзләү һәм булышлык итү максатыннан оештырыла. Ул район, төбәк, республика этапларыннан тора. Аның беренче этабы агымдагы елның 1 декабреннән 20 февраленә кадәр Зәй үзәк китапханәсендә, 24 февральдән -17 апрельдә - төбәкләрдә, 17 апрельдән 8 майга кадәр республикада үтәчәк. Конкурста 9 яшьтән 14 яшькә кадәр булган укучылар катнаша ала. Җиңүчеләр 9-11, 12-14 яшьлекләр арасында аерым билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: