Зәй офыклары

Хәтфир Җиһаншин иҗат кичәсенә чакыра

Зәебезнең мөхтәрәм заты, татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин бу көннәрдә иҗат эшчәнлегенең кырык еллыгын билгеләп үтә. Элеге уңайдан 20 ноябрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда "Гомерем агышлары" дип аталган кичә оештырыла. Аңа юбиләрның иҗатташ дуслары, кунаклар чакырулы. Алар арасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фоат...

Зәебезнең мөхтәрәм заты, татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин бу көннәрдә иҗат эшчәнлегенең кырык еллыгын билгеләп үтә. Элеге уңайдан 20 ноябрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда "Гомерем агышлары" дип аталган кичә оештырыла. Аңа юбиләрның иҗатташ дуслары, кунаклар чакырулы. Алар арасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фоат Зарипов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Людмила Гатауллина һәм Фәрит Мусин, җырчылар Әмир Сөләйманов, Ләйсан Тимерханова, Флүрә Гыйниятова, Рәфкать Сәгыйдуллин, шулай ук "Нур" фольклор һәм "Умырзая" вокаль ансамбльләре, районыбызның танылган иҗат коллективлары булачак.

Кичәгә рәхим итегез. Ул кичке сәгать 6да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: