Зәй офыклары

Хезмәтләрен зурлап

Исәнмесез, без киләбез, Батыр, синең табынга, Хезмәтеңә дан җырларга Килгән вакыт тагын да. Кыр батырын данга күмеп, Җырлыйк әле тагын да, - дип үз моңнарын, җырларын яңгыратты автоклуб һәм Куш-Елга авылы мәдәният хезмәткәрләре Түбән Биш җирлеге кырларында. "Энергетик" Мәдәният сарае каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләренә районыбызның бөтен басу-кырлары да таныш дисәм,...

Исәнмесез, без киләбез,

Батыр, синең табынга,

Хезмәтеңә дан җырларга

Килгән вакыт тагын да.

Кыр батырын данга күмеп,

Җырлыйк әле тагын да, - дип үз моңнарын, җырларын яңгыратты автоклуб һәм Куш-Елга авылы мәдәният хезмәткәрләре Түбән Биш җирлеге кырларында. "Энергетик" Мәдәният сарае каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләренә районыбызның бөтен басу-кырлары да таныш дисәм, ялгыш булмас. Алар язгы чәчү, урып-җыю вакытында һәрвакыт юлда, игенчеләр янында, хәтта кайсы агрофирманың кайсы басуга нинди ашлык чәчкәненә кадәр беләләр. Хезмәтләре белән генә түгел, холык-фигыльләре, кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, һәр туасы иртәне матур уйлар белән каршылап, җирдә намус белән яшәүчеләр шактый. Ә менә һәрнәрсәгә тигез карашта булып, хезмәтенә, гаилә тормышына бернинди зыян китерми гомер итүчеләр сирәк. Шундый хезмәткәрләр яши бу авылда. Түбән Биш игенчеләрен тәбрикләү, ял иттерү икеләтә бәйрәм төсен алды. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов авыл башкарма комитеты Рәхмәт хатларын тапшырды. Хезмәтләре белән дан казанган игенчеләр Фәндүс һәм Айрат Уразмановлар, В. Андреев, Махиян Борһанов, Мәгъсүм Зарипов һәм иң яшь комбайнчы - Куш-Елга егете, кыр батыры Айрат Җиһаншиннар ашлык суктырып алуда көнне төнгә ялгап эшләде. Суктырылган ашлыкны ындыр табагына түкми-чәчми машина йөртүчеләр Илдус Сафин, Ф. Насыйбуллин, А. Зверевлар ташып торды. Кыскасы, үзләренә игътибар тойган Түбән Биш авылы игенчеләре хезмәткә дәрт-дәрман, көч туплап эшләрен дәвам итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: