Зәй офыклары

Зәйдә иҗат фестивале старт алды (фотолар)

Агымдагы елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында "Җиңү салюты" фестивале игълан ителгән иде. Ул Ватанның героик тарыхын, данын мәдәният-сәнгать чаралары аша пропагандалау, каһарманнарны хөрмәтләү, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында уздырыла. Агымдагы елның гыйнвар ахырында аңа старт бирелде. Ул сугышка кадәр һәм сугышның һәр чорын...

Агымдагы елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында "Җиңү салюты" фестивале игълан ителгән иде.

Ул Ватанның героик тарыхын, данын мәдәният-сәнгать чаралары аша пропагандалау, каһарманнарны хөрмәтләү, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында уздырыла. Агымдагы елның гыйнвар ахырында аңа старт бирелде. Ул сугышка кадәр һәм сугышның һәр чорын үз эченә алачак. Март аенда исә "Дөнья - фашизмга каршы" дип исемләнгән сугыштан соңгы чорны тасвирлаган өлеш иҗат бәйгесенә нокта куя.

Пәнжешәмбе көнне феставльгә стартны "Энергетик" Мәдәният сараенда "ТАТЭК" ЯАҖ, "ТЕХНО" АҖ, район газ хезмәте, "Энергетик" Мәдәният сарае ("Магия" бию төркеме), "Кояшкай" белән "Теремкәй" балалар бакчалары коллективлары үзешчәннәре, 3нче мәктәп укучылары бирде. Аны ачуда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова катнашты. Беренче чыгыш сугышка кадәр чорны тасвирлаган тирән эчтәлекле театрлаштырылган тамаша белән бер сулышта узды.

...1940нчы ел ахыры. Кешелек Яңа ел алды мәшакатләре белән кайный. Иске Зәй бистәсе мәктәбендә исә укучылар чыгарылыш сыйныф балмаскарадка әзерләнә. Мәктәптә соңгы бәйрәм яңа ел кичәсе. Алар киләчәккә матур хыяллар кора. Җиһанда 1941 ел... Бер-бер артлы айлар үтә. Әнә Ленин туган көн, бу уңайдан бер төркем укучылар пионерга кабул ителә. Комсомоллар эш дәрте белән яна. Шул рәвешле тормыш үз алдына ургып - кайный. Сабантуйлар... Укучыларның чыгарылышлары кичәләре...Һәркемнең күңеле күтәренке. Бу тынычлык 19 41 елның 22 июне иртәсенә кадәр тантана итә.

Фестивальгә старт бирелү әнә шундый җылы мизгелләр белән башланды. Режиссер бу чорны оста итеп бирә алды, киемнәр, үзешчәннәр чыгышы, башкару осталыгы да шул чорны хәтерләтте. Балалар, укучылар, яшьләр, урта буын үзешчәннәр бер-берсен оста итеп алыштырып торды. Шунысы игътибарга лаек, тамаша татар һәм рус телләрендә аралышып белән аралашып барды. Тамаша барганда 3нче мәктәп директоры Валентина Мазуревская белән аралашабыз.

-Моңа мәктәбебез белән әзерләндек, укучыларның анда җан атып катнашуы куандыра. Бу, беренчедән, аларга зур җаваплылык, икенчедән, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, - ди мәктәп директоры.

Нәниләр дә ут чәчеп торды ул көнне. Яшь һәм урта буын осталыгы да сокландырды.

-Сугыш һәр гаиләгә кагылган, аның ачысын онытырга тиеш түгелбез, фронтта һәм тылда ил иминлеге өчен үз-үзен аямый зур көч куйган буын хөрмәтләүгә лаек, - ди фестивальдә катнашкан яшь эшче Игорь Филюшин.

Район халкына, яшьләребезгә тарихыбызда тирән яралы эз калдырган еллар турында искәртү зарур. Чыгышларны карарга төрле буын вәкиленең килүе куанычлы.

Фестиваль дәвам итә. Сугыш башлану мизгелләре, 1941, 1942, 1943 елларда совет халкы тормышын гәүдәләндергән күренешләргә зәйлеләр битараф калмаслар, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: